Виталий Агаповка ни булган?

Соңгы араларда Татарстанның халык артисты Виталий Агапов концертлары булмый башлады.

Депутат буларак, шәһәрдәге рәсми чараларда да күренми. Җырчының иҗатын яратучылар Агаповка ни булды микән, дип борчыла да башладылар. Безнең хәбәрчебез белеште: Виталий Агапов егылып кабыргаларын сындырган.

Яраткан җырчыбызга тизрәк терелеп, аякка басуын теләп калабыз!

Чыганак: http://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/vitaliy-agapovka-ni-bulgan

Бәйле