Совет киносы легендасы вафат…

Күмү вакыты һәм урыны турында әлегә хәбәр ителми.

Совет һәм Россия киносының легендасы Леонид Куравлев вафат. Халык артистына 85 яшь иде. Әле күптән түгел генә Куравлев Мәскәүнең Коммунаркасына китерелгән иде. УЛ чакта аңарда пневмония диделәр, үпкәләренең 25% зарарланган булган. Ике атна дәваланганнан соң, Куравлевны хосписка күчергәннәр. Биредә вафат та булган.

Хастаханәгә китерелгәч, Леонид Куравлевның тормышындагы кайбер күңелсез фактлар ачыкланды. Баксаң, соңгы елларда ул Центр долголетия и реабилитации дигән учреждениедә яшәгән. Туганнары, балалары белән мөнәсәбәтләре дә артык уңай булмаган. Әйтүләренә караганда, 2012 елда тормыш иптәше вафат булгач, актер үз эченә бикләнеп яши башлаган. Хәтта дуслары һәм танышлары белән дә аралашмаган була. Шунысы да бар, Куравлев хатыны янәшәсендә җирләнергә дип урын да алып калган, диләр.

«Иван Васильевич меняет профессию», «Афоня», «Золотой теленок», «Живет такой парень», «Ваш сын и брат», «17 мгновений весны»… — Леонид Куравлев уйнаган фильмнарның берничәсе генә бу. 1977 елда аңа Халык артисты исеме бирелгән була.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/sovet-kinosy-legendasy-vafat

Бәйле