Хәния Фәрхинең күршесе: «Ризыкны ике гаиләгә уртак пешергән чаклар да булды»

Хәния Фәрхи турында яңа истәлекләр белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бу юлы хәтирәләре белән Чаллыда Биктаһировларның күршесе булып яшәгән Гөлгенә Низамова уртаклаша. Аның белән очрашырга теләп йөргәндә Хәния апа үзе дә төшемә кереп: «Зөлфия, нигә минем хакта Гөлгенәдән сөйләтмисең? Иҗатта уңышларга ирешүемдә аның роле зур булды. Кызларым аны икенче «әни» дип йөрттеләр. Мин аңа бик рәхмәтле», – диде. Шул көннәрдә ул күршесенең дә төшенә кергән. «Бергә бәрәңге казыдык», – ди Гөлгенә ханым.

«Хәниямнең мәңгелеккә китүенә һаман ышанмыйм»

Гөлгенә ханым – Хәния апаның күршесе генә түгел, тугры дусты, Алсу белән Алиянең «икенче әнисе» дә иде. Ул аларның Алсуларын 6 ай чагыннан ук алып калып, үзләрен гастрольләргә озата торган булган. 
– Хәния һәм Габделхәй белән без 9 ел күршеләр булып тордык. Фатирларыбыз янәшә, икебезгә бер ишек иде. Хәния апа белән мин Яңа ел алдыннан таныштым, пилмән ясарга иттарткыч сорап керде ул безгә. Ул вакытта мин аның кем икәнлеген абайламыйча да калдым. Тормыш иптәшем генә: «Бу Хәния Фәрхи булды бит», – диде. Ә мин ул вакытта аның җырларына гашыйк идем инде. Хәния белән якташлар да булып чыктык әле без. Мин –  Башкортстанның Салават районы кызы, ул Тәтешленеке икән. Шул елны 31 декабрьне дә алар белән бергә бәйрәм иттек. 
Йортыбызга яңа гына күчкәнлектән, балаларым балалар бакчасына йөрми иде әле. Шуңа күрә миңа берара өйдә утырырга туры килде. Хәния, барасы җирләре булганда, миңа Алсуны 2 айлык вакытында ук берничә сәгатькә калдырып китә башлады. Үземнең улларыма да, Алиягә дә 7-8 яшьләр тирәсе иде. 
Алсуга 6 ай тулгач, Хәния белән Габделхәй беренче тапкыр гастрольләргә чыгып китте. Шул вакыттан мин баланы тулысынча атна-ун көнгә алып кала башладым. Үз баламны караган кебек тәрбияләдем мин аны. Ирем Зөфәр Хәниянең төркемендә администратор булып эшләде. Алар гастрольләргә чыгып киткәндә, мин дүрт бала белән үзем генә кала идем. Хәния өй телефонына шалтыратып, хәлләребезне белешеп торды. Ана йөрәге борчыла иде инде. Ләкин сәхнә кешесе тамашачысын ташлап өйдә дә утыра алмый. «Барысы да әйбәт булыр, җырла гына», – дип тынычландырып тора идем. Алсу авырган вакытларында, аз-маз йөткергәндә, борчылмасын дип, әйтеп тә тормадым. Үзем ике бала әнисе булгач, тәҗрибәм бар. Алар кайтып җиткәнче Алсуны дәвалап куя идем.
Берсендә шулай, Алсу чирләгәч, ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Табиблар безне хастаханәгә алып китте. Анда безне карадылар да, чыгарып та җибәрделәр. Яңгырлы төн. Берүзем урамда бала белән басып торам, ул вакытта таксилар да юк бит әле. Яныбызга 777 номерлы яшел машина килеп туктады да, нишләп торуыбызны белешкәч, безне өйгә кайтарып куйды. Бу Ришат исемле кеше иде. Без ул чакта бер-беребез белән ачылып китеп сөйләшмәгән идек. Баксаң, ул дус хатынымның иренең энесе икән. Аның белән без шул ахирәтемә кунакка баргач, кабат очраштык.
Мин Алсуга шул хәтле ияләштем, ул миңа үз балам кебек якын булды. Муенымнан кысып кочаклап йоклый иде ул мине. Башка чакта да бер кулым белән Алсуны күтәреп торам, икенчесе белән ашарга әзерли идем. Аның нәни кулларының  җылысын һаман да муенымда тоям… Бик яраттым үзләрен. 
Биктаһировлар гаиләсе Казанга күченгәч, миңа бик авыр булды. Үземне  баласын аерып алган ана кебек хис иттем. Алсу үзе дә безне юксынган күрәсең, бик сагынган вакытларында аны берничә көнгә алып киләләр иде, каникулларда торып та киткәләде. Кызлар Хәния белән Габделхәйне әти-әни дип, ә безне «мама-папа», дип йөрттеләр. Алсу белән бүген дә даими элемтәдә, аралашып торабыз. Инстаграмнан күзәтеп торам үзләрен. Чирләсәләр – борчылам, шатлыклары булса сөенәм. 
Хәнияләр белән дә араларыбыз гомер буе якын булды. Алар Казанда яшәгәндә, без кунакка барып йөрдек. Авылларына кайтып, мунчалар керә идек. Гастрольләр белән килгәч тә, гел безгә тукталалар иде. Иң кадерле балаларын шулай ышанып, калдырып киткәннәре өчен Хәния белән Габделхәйгә бик рәхмәтлемен мин. Тора-бара без Хәния белән бик якынаеп, барысын да уртага салып сөйләшә торган якын дусларга, сердәшкә әверелдек. Тозын да, шикәрен дә бүлешә торган бер дус-тату гаилә булып яшәдек. Ишекләребез бикләнеп түгел, ябылып та тормады безнең. Ризыкны ике гаиләгә уртак пешергән чаклар да еш булды. 
Яңа җырларын да беренче булып миңа тыңлатты ул. «Әлдермешкә кайтам әле»не: «Мин бу җырны хит итәм», – дигән иде. Чыннан да шулай булды. Аның белән ул берничә тапкыр «Алтын барс» премиясе лауреаты булды. Үзе китте, ә җыры һаман да популяр. 
Казанда яшәсәләр дә, телефоннан аралашып тордык. Балаларыбыз исә хәзер дә сөйләшеп торалар. 
Хәниям белән соңгы сөйләшүем, улым Дамирның туе алдыннан, 2017 елның  июлендә булды. «Авылга китәбез, туган як табигатендә – тауларда яланаяк йөреп, көч җыеп кайтам», – диде. Туйга килергә җыендылар. Авылга кайткач, чирләп киткәндер инде, туйда булмадылар. 27 июльдә яраткан дустымның үлем хәбәрен җиткерделәр. Тормышны яратучы, шат күңелле, шук һәм шаян Хәниямнең җир куенында ятуына күңелем һаман да ышанмый әле. Хәниянең фотоларын, телевизордан концертларын һаман да карый алмыйм, йөрәгем сыкрый. 

Онытылмаслык мизгелләр
Хәния Башкортстанның Янгантау шифаханәсендә ял иткәндә, минем туган авылыма кайтып, әни янында кунак булып килгән. Прическасы тиешенчә ясалмагач, танымасыннар диптер инде, әниемнең киемнәрен киеп, кибеткә барган. Тик тавышыннан таныганнар үзен. Безнең өйгә автограф алырга килгәннәр. Авылдан киткәндә машина тәрәзәсеннән матур шарфын чыгарды, үзенең җырын кушты. Шулай җырлый-җырлый авылыбыздан китеп барды. Хастаханәгә барып, энемнең хәлен дә белгән. Ул килеп киткәч, туганымны бик яхшы дәвалаганнар. 
Ирем Зөфәр «Бәйрәм» ансамблендә эшләгәч, өйдән бергә чыгып китәләр, кайвакыт айлар буе гастрольләрдә йөриләр иде. Андый вакытларда Хәния мине тынычландырып торды. «Бер дә борчылма, Гөлгенә. Мин Зөфәрне шәхсән үзем карап торам. Аның янына бер хатын-кыз да килми. Ул минем контрольдә», – дип көлдерә иде. 
Хәниянең буш вакытларында Чулман елгасына су коенырга йөри идек. Берсендә Алсу, Хәния, мин яңгыр астында калдык. Яшен яшьни, җил котыра, әй чабып кайтабыз шулай. Алсу чыланмасын өчен киемнәребезгә төрдек, кулчатырлабыз да ватылды…
Габделхәй кызларын бик ярата, аларны чирләтүдән курка иде. Бала тәрбияләүдә бик таләпчән булды ул. Аларга дөрес тәрбия бирде. Алияне төнге Казан урамнарында машина йөртергә өйрәтте. Хәзер дә оныкларын тәрбияләргә булыша.  
Хәния табигать баласы, буш вакытларында ул бакчаларында җиләк-җимеш, яшелчә үстерде, гөмбә җыярга, тәмле ризыклар пешерергә, кунаклар кабул итәргә  яратты. Бервакыт урманга гөмбә җыярга барып, әллә ничә сәгать йөреп, икебезгә 4 гөреҗдә таптык. Алар белән нишлисең инде, кәрҗиннәр буш. «Әйдә, булмаса, фотога төшик тә, кайтып китик», –  диде Хәния. Шул гөмбәләрне уртага куеп, әллә ниләр кыланып, фотога төштек. Шуны очрашкан саен, искә төшереп көлә идек.
«Төшләремә керсә, сагынып елыйм. Берсендә кызыл пиджагын салырга җәфаланып керде. Икенчесендә икәү шиңгән гөлне терелтергә маташтык. Габделхәй өчен борчылды бугай… Дустым турында сагынып сөйләргә генә калды. Төшемә кергән саен балаларга шалтыратып, хәлләрен беләм. Изге күңелле, ихлас Хәниямнең урыны җәннәттәдер. Үзен онытмауларына сөенеп ятсын. Әйткән сүзләребез рухына дога булып барсын», – ди Гөлгенә ханым. Амин.

Чыганак: http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/khniya-frkhine-krshese-rizykny-ike-gailg-urtak-peshergn-chaklar-da-buldy

Бәйле