Җырчы Фирдүс Тямаев ярдәм сорый

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев өенә тычканнар ияләшкән. Хәзер җырчы алардан арыну әмәлен эзли. Шуңа җанатарларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

«Тычканнарга клей куябыз, таблетка куябыз. Чабалар, малай. Төнлә йоклап булмый, концерт куялар. Концерт куеп кайтам бит инде, үзем арам. Болар концерт куя. Тычканнардан ничек котыласыз? Бер киңәш бирегез әле», дип видео төшергән ул. Сез нинди киңәш бирер идегез җырчыга?

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/yrchy-firds-tyamaev-yardm-soryy

Бәйле