Сөяркәң улың яшендә булса…

55 яшьлек хатын 34 яшлек ирне дәваханәгә озаткан.

Башкортстанда яшәүче хатын яшь ирне көнчеллеге аркасында дәваханәгә озаткан.

Күмертау шәһәрендә яшәүче 55 яшьлек хатын 28 гыйнварга каршы төндә үзенең яшь сөйгән егете өчен ашыгыч ярдәм чакырткан. Ул аның күкрәгенә пычак белән җәрәхәт ясаган.

Конфликт спиртлы эчемлекләр эчү вакытында барлыкка килгән.

Хатын Мәскәүгә акча эшләргә китәргә җыенуы турында 34 яшьлек сөяркәсенә әйткәч, ир көнләүдән чыгырыннан чыккан һәм хатынны төрлечә кимсетә башлаган. Сүз артыннан сүз китеп, ызгыш кул күтәрүгә үк барып җиткән һәм бу вакытта ашарга әзерләгән хатын, өстәлдән пычак алып, ирнең күкрәгенә чәнечкән.

Хәзер бу хатынга ун елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-01-31/s-yark-uly-yashend-bulsa-2674203

Бәйле