Гөлназ Сәфәрова: «Кешенең хаталы язуын өнәп бетермим!»

-- Лейла

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова Инстаграм битенә үзе турында кызыклы фактлар урнаштырды.

— Балачакта, янәшәдә кешеләр булганда, без апам белән демонстратив рәвештә аңлаешсыз телдә сөйләшә башлый идек, янәсе «инглиз» телендә аралашабыз. Миндә бал корты тешләүгә аллергия бар. Моннан тыш мин йорт хайваннарны яратмыйм. Балачакта әти-әнидән мәче сораганмын, әмма да ләкин әни дә хайваннарны яратмау сәбәпле, бу хыял гына булып калган.

Мин бөтен җирдә дә бары тик уңайлы булган атмосфераны гына яратам, ләкин аннан башка да булдыра алам. Мин түбән машиналарны яратмыйм. Шулай ук кешеләрнең берәр төрле пост язганда орфографик һәм пунктуацион хаталар җибәрүен яратмыйм!

Мин мәңге әйләнә-тирәдәге камилсезлектән интегүче педант. Минем иң яраткан кайнатмам — чия вареньесы. Мин ир белән хатын арасындагы дуслыкка ышанам. Моннан тыш миңа ялганнарын яратмыйм. Үзем дә алдамыйм. Дөреслек барыбер калкып чыгачак ул! — дип яза Гөлназ Сәфәрова.

Бәйле