Җырчы Айгөл Сагынбаева: «Нигә алданрак намазга басмадым икән?»

-- Лейла

Җырчының икенче ире хаҗ кылган намазлы кеше.

 — Ирем миннән күпкә өлкән, әмма әтиемнән кечерәк, хаҗ кылган намазлы кеше. Икенче кызым белән өч айлык көмәнле чагымда табиблар: «Балагыз авыру, бәлки тудырмассыз?» – диде. Бу сүзләрне беренче УЗИ, анализлар дәлилләде. Шул вакытта миңа гармунчы Ринат Вәлиев бик ярдәм итте. Мин тилереп елаганда, ул миңа: «Тынычлан, син бу баланы табарга тиеш, андый гөнаһ ясый күрмә», – диде. Мин һаман елыйм да елыйм, хәлемне үзем генә белдем. Иремә бу халәтемне күрү авыр иде. Ул миңа намазлык бирде дә: «Синең алдыңда – бер төн, бәлки Аллаһы Тәгалә ишетер», – диде.

Моңа кадәр мин намаз укый идем, әмма ныклап басмаган идем әле. Шуннан соң биш вакыт намазны калдырмый башладым. Пункциягә  бардым. «Балагыз исән-сау, тудырырга ярый», – диделәр. Намазга басып, Аллаһы Тәгаләдән чын күңелдән соравым, аның мине ишетүе – могҗиза. Аллаһка шөкер, кызыбыз исән-сау туды, аңа Гайшә дип исем куштык. Нигә алданрак намазга басмадым икән, дим. Ләкин барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, – дип сөйли җырчы Айгөл Сагынбаева..

Чыганак: http://shahrichalli.ru/

Бәйле