9нчы каттан егылып, ничек исән калган?

Баланы кар көрте коткара.

Пермьдә 1 яшьлек бала тугызынчы кат тәрәзәсеннән егылган. Ул 20 метр биеклектән кар көртенә килеп төшкән һәм шуңа күрә генә исән калган.

Баланы үтеп баручылар күрә. Алар тиз генә ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырталар. Сабыйны балалар хастаханәсенә илтәләр. «Табиблар аның күкрәк читлегенә һәм мускул тукымаларына җиңелчә генә зыян килгән», ди. Хәзерге вакытта баланың хәле канәгатьләнерлек һәм аның тормышына берни дә янамый.

Чыганак: http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/9nchy-kattan-egylyp-isn-kalgan

Бәйле