Ике кулсыз калган малай ни хәлдә?

Ток сугу сәбәпле кул чукларын югалткан 10 яшьлек Илназ, блог ачып, танылган футболчылар белән дуслашты.

Искәртеп узабыз: фаҗига былтыр җәй Туймазы районында булган иде. Малай дуслары белән трансформатор будкасы янында футбол уйнаганда аны ток суга. Имгәнүдән соң Уфада баланың кул чугын ампутацияләргә туры килә.

Шуңа карамастан, хәзер малай нормаль тормышка әйләнеп кайтырга омтыла. Гыйнварда аңа спорт блогеры килә, ул җәмәгатьчелеккә Илназ турында сөйли.

Илназның футбол уйнаганда имгәнүен белгәч, аңа бу уен дөньясында танылган кешеләр мөрәҗәгать итәргә булган. Аңа уенчылар Артем Дзюба, Константин Марадишвили, Георгий Джикия һәм комментатор Нобель Арустамян җылы теләкләрен җиткергәннәр дә инде. Футболчылар, шулай ук, малайны үз командаларының уенына чакырган.

Илназ Instagramда үз тормышы турында сөйли һәм компьютер уеннарында уйный.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-02-01/ike-kulsyz-kalgan-malay-ni-h-ld-2675290

Бәйле