Һавада туган сабыйлар!

29 гыйнварда Ижауда «Ансат» санитар авиация вертолеты бортында дәваханәгә барганда йөкле хатын ике малай тапкан.

Йөкле хатынны икенче дәваханәгә күчергәндә, вертолет күккә күтәрелгәч, тулгак башлана. Процесс бик тиз үсешә, шуңа күрә республика экстремаль медицина ярдәме үзәге табиблары бригадасы балаларны һавада ук кабул итәргә карар кыла. Нәтиҗәдә, дөньяга ике малай туа.

“Бәхетле әти-әни вертолет пилотлары хөрмәтенә сабыйларга Александр һәм Олег дип исем кушты”, — дип хәбәр итте табиблар.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-02-03/avada-tugan-sabyylar-2678656

Бәйле