Татарстанда бер ир туганының эченә чәнечке кадап үтергән.
Яшел Үзәндә 33 яшьлек ир туганының эченә чәнечке белән кадаган. Аңа карата «саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү һәм аңлы рәвештә сәламәтлегенә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир 36 яшьлек абыйсына кунакка килгән. Шактый гына кәеф-сафа корып утырганнан соң ирләр арасында низаг чыккан. Ярсыган туганның берсе икенчесенең эченә берничә тапкыр чәнечке белән кадаган. Ирләр шул кичтә дуслашалар да, тик соң була.
Зыян күрүче медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итми һәм берничә көннән үлә.
Чыганак: https://vatantat.ru/2022/02/73848/ Фото: https://pixabay.com/ru