“Заман егетләре”исән-саумы? [видео]

-- Лейла

Бу сорауны Закир Шаһбанның тормыш иптәше Гөлүсә Шаһбанга еш бирәләр икән.

— Группаның талантлы музыканты, беркемгә дә охшамаган зәвыклы Әнәс Бакиров (ул мине роддомга илтүче дә) белән елына бер шалтыратып аралашам, хәлен беләм. Туган көне белән котлыйм. Исән сау. Әнәснең әнисе Рәвия апа белән күрешеп аралашып торабыз. Ә менә Айрат Гомәров, Казан егете, заманында кызларның ушын алучы егет, Кама Тамагында безнең концерт буласын белгәч, үзе кереп чыгарга булган. Ничә еллардан соң күрешү. Күңелләрендә хәтирәләр саклангандыр. Озак итеп сөйләштеләр , көлештеләр. Кабат очрашырга сөйләшеп аерылыштылар. Гомер мизгел икән, — ди әлеге төркемнән булган Закир Шаһбанның иптәше Гөлүсә ханым.

Чыганак: https://www.youtube.com/shorts/T_0UyPn2u_Q

Бәйле