Казан мәктәбендә ату оештырган Илназ Галәвиевнең әти-әнисе уллары турында ниләр сөйләгән?
Наилә һәм Ринат Галәвиевлар Илназны мәктәптә җәфалаулары турында хәбәр иткән.
«Илназ укыганда безгә берни дә әйтмәде. Тик Яңа елдан соң мәктәптә аны җәфалаулары турында сөйләде, янәсе, бәдрәфкә бикләнеп елаган да», — дип сөйли аның әнисе.
Алар шулай ук улларының тәртибе 2021 елның гыйнварында кискен үзгәрүен хәбәр иткән. Илназ абыйсы белән сугыша, әти-әнисен исем-фамилияләре белән атый башлаган, барысын да «пофиг» дигән. «Илназ бүлмә, шкаф ишекләрен бәреп ябып йөри башлады. Яки төнлә ирем белән безнең бүлмәгә кереп, кайдадыр еракка карап тора иде», — дип искә ала Наилә Галәвиева.
Шулай ук әнисе Илназ һәрвакыт игътибарлы һәм пөхтә иде, үлемнән бик курыкты, дип сөйли. «Аның миңнәре күп, әйтик, ул кояшта кызынудан яман шеш килеп чыгарга мөмкин, дип курыкты. Телефонны бүлмәдә беркайчан да тотмады һәм абыйсын да нурланыш булмасын өчен телефонын төнгә кухняга куярга мәҗбүр итә иде. «Машина йөртергә дә укырга теләмәде, чөнки аварияләр күп, үлүдән курыкты», — дип хәбәр итә ханым.
Ринат Галәвиев, үз чиратында, атыш вакытында яраланган баланың әти-әнисе белән очрашуын әйткән. Ата кеше улы мондый җинаятьне ялгызы гына кылуына ышанмый. «Мин бер яралы баланың әти-әнисе белән очраштым. Алар безнең яклы. Чәй эчерттеләр, безнең урында һәр кеше була ала, диделәр. Илназның бу эшне үзе уйлап башкаруына һәм бу җинаятьне ялгызы гына кылуына ышанмыйбыз», — дип белдердә ул.
Исегезгә төшерәбез, фаҗига Казанның 175нче гимназиясендә 2021 елның 11 маенда булды. Ул чакта коралланган җинаятьче мәгариф учреждениесенә керә һәм кешеләргә ата башлый. Ул көнне 9 кеше һәлак булды, 32 кеше зыян күрде.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-02-06/b-dr-fk-bikl-nep-elagan-2681983