Җитәкләп үткән булды, битемнән үпкән булды…

Көтәрсеңме, дигән булып, солдатка киткән булды…

Кышның салкын бер көне иде. Авылга кунак кызы кайтты. Кичен Инзилә икетуган сеңлесе белән клубка дискотекага чыгып китте. Авылга кунак кызы кайтса, бөтен кешенең күзе анда була бит инде. Инзилә дә ул кичне игътибар үзәгендә булды.
Авыл яшьләре кызны бик кызыксынып күзәтте. Чибәр иде шул Инзилә. Куе кара чәчләр, зифа буй… Егетләр аңа кызыксынып караса, кызлар көнләшеп күзәтте. Инзилә исә, горур гына атлап, алар яныннан үтеп китте…

Шулчак салмак бию башланды. Егетләр кызларны биюгә чакырды. Әмма Инзилә янына ки­лүче булмады. Кызның моңа исе китмәде, ул сеңлесе белән сөйлә-шеп утырды. Әмма шулчак, аның янына бер егет килеп, кызны бию­гә чакырды. Инзилә каршы кил-мәде. Бию барышында яшьләр танышып та өлгерде. Егет Айдар исемле булып чыкты, шушы авылныкы.
Клубтан Айдар Инзиләне озатып кайтты. Капка төбендә бераз сөйләшеп тә тордылар. Егет кызның битеннән генә үбеп, кабат авылга кунакка кайтуын үтенеп, кайтып китте. Инзиләнең йөрәге дөп-дөп тибә иде. Ул ниндидер дулкынландыргыч та, шул ук вакытта ләззәтле дә хисләр кичерде.
Икенче көнне кайтып киткәндә дә әлеге хисләр сүнмәгән иде. Машина тәрәзәсеннән үзе чыгып китәрдәй булып артка карады кыз. Аның ярты йөрәге Айдар янында калган кебек булды.
Көннәр үтә торды, Инзиләнең бөтен уе гел Айдар турында иде. Айдар — карап торышка гади генә авыл егете. Буе да Инзилә-неке кебек кенә, озын түгел. Күз­лекле. Артык кыюга да охшамаган. Ничек кенә булмасын, Инзи­лә, үзе дә аңламастан, кайнар мәхәббәт хисләрендә йөзде. Бө­тен уе гел Айдар хакында, укуын да уйламады (кыз мәктәптә 11нче сыйныфта укый иде), кулына эш бармады. Көн саен егет белән очрашу хакында уйлады. Ләкин аралар якын түгел иде шул, көн дә күрешеп булмый. Айдар да шәһәрдә укый, авылга ялларда гына кайта иде.
Көннәр үтә торды. 8 Март бәй­рәме якынлашты. Инзиләләр бәйрәмгә туганнарына барды. Инзилә кич җиткәнен зур түзем-сезлек белән көтте, чөнки ул бүген Айдар белән очрашачак!
Сеңлесеннән Айдар хакында сораштырды кыз, аның йөргән кызы юклыгын да белгәч, түбәсе күккә тиде!
Кич җитте. Инзилә сеңлесе белән клубка китте. Клубта кыз дүрт күз белән яшьләр арасыннан Айдарны эзләде. Егет күренмәде. Инзиләнең тәмам күңеле төште. Ничек инде алай? Ни өчен Айдар юк?
Кыз мәхәббәт ялкынында ян­ды. Айдарга карата булган хис-ләре йөрәген яндырды. Беренче тапкыр ул шундый хисләр кичерә, дулкынландыргыч та, куркыныч та кебек… Әллә ничек шунда…
Ярым караңгы клуб эчендә таныш шәүлә күренде… Инзиләнең йөрәге тагын да ныграк тибә башлады… Ул!
Ул килде. Кызны кочып алып, хәлен сорашты, кайнар иреннәре белән алсу битеннән үбеп алды. Бу мизгелдә Инзилә күкнең җи­денче катында оча иде!
Яшьләр рәхәтләнеп биеде, егет кызны вальска да чакырды.
Күңелле кич бер мизгелдә узып та китте. Айдар Инзиләне озатып куйды. Яшьләр, авыл киченең тынлыгына чумып, бер-берсенә сыенып, озак кына басып торды. Аерылышасы бер дә килми иде аларның. Берничә атнадан тагын очрашырга сүз куешып, яшьләр аерылышты.
Берничә атна сизелми дә үтеп китте. Әмма Инзиләләр кунакка авылга кайта алмады. Эченнән генә янды, көйде кыз. Аның Ай-дарны бик күрәсе килә иде. Сагынган иде ул аны…
Нишлисең, тормыш без дигән-чә генә бармый шул.
Инзилә борчу-сагышларын басар өчен сеңлесе белән хат язышты. Айдар хакында сорады. Сеңлесе хатта клубта Айдарны күрүен, аның Инзилә хакында со­рашуын, Инзиләнең авылга кайта алмавын белгәч, клубта урындыкларны тибеп очыруын бәйнә-бәйнә язган иде. Инзилә сөенеп куйды – димәк, Айдар аны көткән, ул аңа битараф түгел!
Очып йөрде Инзилә ул көнне!!!
Айлар үтте. Инзилә мәктәпне тәмамлап, үзләреннән ерак булмаган шәһәргә университетка укырга керде. Айдарны исә армия сафларына алдылар.
Инзиләнең уе һаман гел Ай-дар­да булды. Ул бит аны армиягә дә озата алмады… Ул аның кайсы шәһәрдә хезмәт итүен дә белми. Янды-көйде Инзилә…
Тулай торакта бергә яшәгән дус кызы белән эч серләрен уртаклашты кыз. Зөлфия дә, мәхәб­бәт утында кайнаган кеше буларак, кызны аңлады, аңа ничек та булса ярдәм итәргә теләде.
Көннәрдән беркөнне Зөлфия танышлары аша Айдар хезмәт иткән частьның адресын табып китерде Инзиләгә. Чөнки Айдар­ның туган тиешле кешесе дә шушы ук университетта укый булып чыкты. Инзиләнең шатлыгы эченә сыймады!
Укудан кайту белән Инзилә Айдарга хат язды. Эчкерсез хис­ләрен яшереп тормыйча, кыз бәйнә-бәйнә хат юлларында тезде…
Китте хат….
Айлар үтте… Еллар да үтте. Айдардан бернинди җавап та килмәде. Кыз җавапсыз мәхәб­бәтен көтеп саргайды, сагыш утында янды… Аһ, никадәр авыр икән ул җавапсыз мәхәббәт…
Сеңлесе дә Айдарны онытырга кушты. Янәсе, яраткан булса, ул аңа хат язар иде…
Армиядән дә хезмәт итеп кайтты Айдар, әмма Инзилә белән күрешергә ашыкмады…
Инзилә бердәнбер көнне шундый карарга килде – онытырга кирәк Айдарны. Бөтен көчен җыеп, ничек тә булса онытырга. Горур иде кыз. Барысын да салкын акыл белән уйлады. Мин Айдарга кирәкмим икән, нишләп әле мин аны уйлап, үземне җәза­ларга тиеш! Миңа да егетләр бетмәгән. Очратырмын әле берәр яхшы егетне! Кыз күңелендә шундый уйлар бөтерелде. Бөтерелде генә түгел, давылдай ургылды!
Дистә еллар узды… Айдар, башкага өйләнеп, читкә китте. Ике балалары бар.
Инзилә исә кияүгә чыкмады. Яше дә бара, югыйсә. Артыннан йөрүчеләр дә күп булды. Күңеле­нә якын кешене очратмады ул. Яшьлегендәге саф хисле мәхәб­бәтен оныта алмады….

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-02-07/it-kl-p-tk-n-buldy-bitemn-n-pk-n-buldy-2682896

Бәйле