Казан мәктәпләрендә нигә балаларны эвакуацияләгәннәр?

Шартлаткыч куелу турында аноним хәбәрләрдән соң мәктәп биналарын тикшерәләр.

Казан мәктәпләрендә шартлаткыч куелу турында аноним хәбәрләр алынганнан соң уку йортларында эвакуация уздырганнар. Биналарны хокук саклау органнары тикшереп чыгарга тиеш, дип хәбәр итә шәһәрнең матбугат хезмәте.
Шулай итеп, 129, 127, 69, 6, 68, 136, 10, 40, 21, 52, 24 , 42, г18, 55 һәм 86нчы мәктәпләрдә тикшерү үткәреләчәк. Укучылар якындагы социаль объектларга урнаштырганнар.
“Борчылмагыз, барлык кеше дә тынычлансын өчен үткәрелә торган тикшерү бу”, – дип белдерелгән матбугат хезмәтеннән.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/02/74090/

Бәйле