Хуҗасын көтә Хатико

Ә ул ковидтан үлгән…

— Кемерово өлкәсенең ковид-госпитале янында өч ай тирәсе бер матур эт утыра. Дәваханә корпусыннан ерак та китми, янына якынлашкан кешегә өрми дә үзе. Бары көтә. Кемнедер көтә. Дәваханә ишеген ачып хуҗасы чыгар да, ул гадәттәгечә сөенеченнән аңа сикерер, уйнаклар төсле сабыр гына көтеп утыра, — дип язалар социаль челтәрләрдә.

Ковид белән чирләгән хуҗасын дәваханәгә салганнар да, ул берничә көннән вафат булган. Ә дүрт аяклы тугры дустына моны берничек тә аңлатып булмый бит.

— Этне үземә алыйм дигән идем. Килми миңа. Үзе матур, акыллы, чиста. Хуҗасы яхшы караганы күренеп тора, — дип яза бер хатын-кыз.

Әйе… Хайваннар да кеше кебек. Һәркемгә үз якыны кадерле шул…

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2022-02-07/hu-asyn-k-t-hatiko-2683209

Бәйле