Башкортстан халкына тагын тынычлык юк, урамга чыгарга мәҗбүрләр [видео]

-- Лейла

Республика хакимияте башкорт балын французныкына алыштырмакчы ахры. Башкортстанның Ишембай районы Саргай, Исәкәй һәм Ибрай авыллары җирләрен французларга бал кортларын үрчетү өчен бирмәкчеләр икән. Халык әлеге хәлләргә каршы чыккан.

— Безнең үз умарталыкларыбыз, үзебезнең токымнарыбыз бар. Чит-ят бал кортлары кирәкми безгә! Алар безнекеләрне әрәм итәчәк», дип чаң суга алар.

«Үз җиребездә-үзебез хуҗа!» дигән язулар да күренде кулларында.

Башкортстанда халык уяна башлады. Булганын кадерләп, яклап, курыкмыйча үз сүзен әйтә башлады.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров ни уйлый микән бу хакта? Кабат аның җирлегендә тавыш-гауга. Җирле халыкта Куштау яралары төзәлергә дә өлгермәде…

Бәйле