Нигә Камилә Вәлиева бозга чыкмады?

Пекиндагы Олимпия уеннарында җиңү яулаган Русия җыелма командасын алтын медальсез калдырырга җыеналармы?

Дүшәмбе көнне Русия фигуралы шуу осталары Пекиндагы Олимпия уеннарының команда турнирында җиңү яулады. Команда составында Марк Кондратюк, Камилә Вәлиева, Анастасия Мишина һәм Александр Галләмов (парлы шуу), Виктория Синицина һәм Никита Кацалапов (бозда бию) чыгыш ясадылар. АКШ җыелма командасы — көмеш, Япония командасы бронза медальләргә лаек булды.
Тик һаман булса бүләкләү тантанасы кичектерелеп килә. Олимпиадада команда турниры нәтиҗәләре буенча фигуралы шуу осталарын бүләкләү тантанасының тоткарлануына Пекиндагы Олимпиада алдыннан Русия спортчысының допинг-тестына бәйле проблема сәбәпче булып тора, дип хәбәр итә “Inside the Games”.
Камилә Вәлиева, Марк Кондратюк, Анастасия Мишина һәм Александр Галләмов чираттагы тренировкага чыкмадылар.
Русия фигурачылары Александра Трусова һәм Анна Щербакова Пекин Олимпиадасында көндезге күнегүләргә чыктылар, дип хәбәр итә “Sport24” корреспонденты Константин Лесик.
Шулай ук тренерлар Этери Тутберидзе, Даниил Глейхенгауз һәм Сергей Дудаков та бар.
15 февральдә ялгыз хатын-кызлар кыска программа тәкъдим итәчәк. Фигуралы шуу осталары ирекле программа белән 17 февральдә чыгыш ясаячак.
Пекиндагы Олимпиада 20 февральдә тәмамланачак. Хәзерге вакытта Русия җыелма командасы медаль зачетында 7нче урында тора.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/sport/2022-02-09/kamil-v-lieva-bozga-chykmady-2686265

Бәйле