Лилия Тимергалиеваны кем рәнҗетә?

Шагыйрә Лилия Тимергалиева язмыш сынауларына каршы тора белгән көчле рухлы ханым.

Аңа әле фейк аккаунтлардан язып, авыр сүзләр әйтеп рәнҗетүчеләр дә бар икән.

Бу хакта ул болай яза: “Кичә фейк аккаунт ясап, мина бер зат болай дип язды: «Сез кияүгә чыгып бала таптыгыз, балагыз үлде, үзегез аерылдыгыз, ә фатир калды. Бу фатирга чыннан да мохтаҗ кеше бардыр, кире бир фатирыңны», дип ашыга-кабалана язды. Бу исәнләшә белмәүче, итагатьсез затка сорау бирдем: кая соң ул фатир дип. Бу яза: дусларыгыз шулай сөйли, ди. Кемнәр, дим. Утсыз төтен булмый, ди. Кыскасы, җавап бирә алмады бу зат, ә ник? Чөнки җавап юк, минем дусларым артымда юк уйдырмалар сөйләп гайбәт чәйнәми. Фатир булмавын дусларым да, калган подписчикларым да белә, Алла кемгә язган, шуңа булыр. Мохтаҗларга булсын, ә мин, әлхәмдүлилләһ, бай, минем Алла бар, якын туганнарым, ышанычлы дусларым, яраткан эшем бар. Гаиләмә исә, хәтта таркалган булса да, беркемнең дә күз карашы белән дә кагылырга хакы юк! Мин аерылган иремә бик рәхмәтле, ул искиткеч кеше, ә улыбыз безнең җәннәт ачкычы, инша Алла”, – ди Лилия.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-02-05/liliya-timergalievany-kem-r-n-et-2681896

Бәйле