Яшел Үзәндә машина йөртүче 77 яшьлек әбине күрмичә ике тапкыр өстеннән чыга [видео]

-- Лейла

Видеода күренгәнчә, пенсионер ханым карлы ишегаллары буйлап баручы машиналарны үткәреп тора. Ниндидер мизгелдә әби белән янәшә торган олы машина кискен рәвештә артка чигенә башлый.

Машина шул ук мәлне әбине бәреп ега. Әмма, күрәсең, машина йөртүче моны сизми һәм тагын бер тапкыр өлкән яшьтәге хатын өстеннән чыгып китә.

Бер минуттан соң гына ир кеше кеше бәрдергәнен аңлый һәм машинадан чыга.

Билгеле булганча, әби аякларын һәм тез буыннарын имгәткән. Аны Яшел Үзән үзәк хастаханәсенә китергәннәр

Бәйле