Безне ник яратмыйлар? Ни өчен безнекеләргә генә каныгалар?

Безне ник яратмыйлар? Ни өчен безнекеләргә генә каныгалар? Спорт сөючеләрне тизлек, җитезлек, осталык белән гаҗәпләндеререгә тиешле Пекин Олимпиадасыннан күңелсез хәбәрләр килеп ирешкәч, әнә шул сорауларга җавап таба алмый изаланучылар күп булды бу көннәрдә.

Чәршәмбенең буранлы кичендә балалар бүлмәсеннән 14 яшен тутыручы кызыбыз Зәйнәпнең үксеп-үксеп елаган тавышын ишеткәч, әнисе белән бүлмәгә атылып кердек. Әллә «бишле» артыннын куып, төнге сәгать 10га кадәр өй эше белән чиләнеп утыруны гадәт иткән кызның укуында берәр нәрсә килеп чыкканмы? Юк икән. Күз яше агызуның сәбәбе гадирәк. Спорт турында язучы бер басманың журналистлары халык игътибарын җәлеп итү өчен тараткан ялган хәбәр моның телефонына да килеп ирешкән. «Ник ул Камиләне беркем дә якламый соң?» – диде кызыбыз. Башка вакытта, сорауларга, һич югы хәйлә юлы белән ничек тә җавап бирергә тырышсак, бу юлы килеп чыкмады.

Пекин Олимпиадасының фигуралы шуу буенча команда ярышларында җиңгән Россия спортчыларына алтын медальләрнең вакытында тапшырылмауның сәбәбе чәршәмбе иртәсендә ачыкланды. Беләбез бит инде: төгәл мәгълүмат булмагач, имеш-мимешләр арта гына бара. Шулай итеп, безнең спортчыда допинг табулары, ә соңрак ул кешенең Камилә Вәлиева булуы турында хәбәрләр тиз таралды. Үзен абруйлы дип санаган бер басма 15 яшьлек кызчыкның шәхси ярышларга кертелмәячәген, команданың исә алтынсыз калачагын җиткерде. Хәер, соңрак үз сүзләрен кире алдылар, әмма спорт сөючеләр дә, сөймәүчеләр дә телефонга кереп киткән иде инде.

Дөресен әйткәндә, тыелган матдәнең башка спортчыда табылуы турында хәбәр чыкса, бу кадәр игътибар итүче дә булмас иде. Нишләмәк кирәк, ияләшеп киттек без мондый вакыйгаларга. Безне яратмыйлар инде, чөнки көнләшәләр, шуңа каныгалар, дип үзебезне күпме генә акларга тырышсак та, допинг куллану очраклары барлыгын кире кагып булмый. Ул тырмага аз басмадык соңгы елларда. Махсус хезмәтләр саклап-күзәтеп торган килеш, миллиардлаган сумлык проектлар пыран-заран китерелгәндә, җиңү өчен барысына да әзер булган спортчыга дару каптыруның нәрсәсе бар инде?

Әлбәттә, 15 яшендә кызчыкның, үзе белеп, тыелган матдә куллануын берничек тә күз алдына китереп булмый. Бу юллар язылганда әлеге вакыйга буенча рәсми мәгълүмат юк иде. Билгесез чыганакларга таянып җиткерелгәннәренә ышансаң, команда беренчелегендә яуланган алтын медальгә кагылмыйлар, ә Камиләгә шәхси ярышта чыгыш ясарга рөхсәт бирәләр. Әмма шау-шу тиз генә тынмаячак әле. Безне яратмаган өчен көнләшкән, шуңа күрә каныккан көндәшләр бу мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтачак. Безнекеләр дә онытмасын иде бу вакыйганы. Спорт түрәләре Россиянең быелгы Олимпиадада, һич арттырусыз, төп өметенә әверелгән баланы җил-яңгырыннан да, шиктән дә, башкасыннан да сакларга һәм якларга тиеш иде. Ярыштан соң медаль белән мактану һәм җитәкчелек алдында эш күрсәтү генә түгел, ә киләчәк өчен. Чөнки Зәйнәпне һәм башкаларны ватанпәрвәрлек турындагы матур сүзләр белән юатып булмый. Аларга өмет кирәк. Өметне исә Камиләләр өләшә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/02/74397/

Бәйле