“Әниегезне моргтан алыгыз!”

Ә ул дәваханәдән чыккан. Ничек?

Чир чигенергә җыенмый, кызганыч. Мәкерле вирус аркасында якыннарны югалту да күңелләрдә тирән яралар калдыра. Авырулар белән эшләгән табибларга Ходай ярдәмен бирсен!

Дөнья булгач төрле хәлләр очрый.

Көз “дельта” штаммы дигән вирусны бик авыр уздырдык. Бөтен подъездыбыз белән авырдык. Без яшәгән күпфатирлы йортның иң кечкенә яшәүчесе – кызымда да, балаларга йокмый дисәләр дә, барлык симптомнар күзәтелде.

Дүртенче катта яшәүче күршеләребез Риданның әнисен ашыгыч ярдәм белән дәваханәгә салдылар. Нәтиҗәдә, дәваханәдә ятудан Светлана апаның хәле яхшырмады. Ридан бөтен акчаларны җыеп, аны башкала клиникаларының берсенә шәхси ашыгыч ярдәм белән күчерү турында карар кабул итте.
Бу мәлдә Риданга моргтан шалтыратып, әнисен алырга кирәклеген әйттеләр.

— Аптырап киттем, әнине дәваханәдән алып чыктым бит, димен, — дип сөйли Ридан. — Бәхеткә, морг хезмәткәрләре пациентканы тереләй документлар буенча гына күмгән икән. Соңыннан тагын шалтыратып гафу үтенделәр инде. Баксаң, үлгән башка хатын-кызның һәм әнинең документларын кабул итү бүлегендә бутаганнар.

Светлана апа терелде, шөкер. Ләкин хәтердә күңелсез күренеш уелып калды.

Иң мөһиме — исән булыйк әле! Бирешмик! Шулаймы?!

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-02-11/niegezne-morgtan-alygyz-2689730

Бәйле