«Прививкадан соң инвалидка әйләнде»

Кыз 20 ел урын өстендә яткан.

Стәрлетамак районының Кузьминовка авылында 21 яшьлек Люба Клевец вафат булган. Ул гомере буе караватыннан тора алмаган. Сәбәбе — прививка ясату. Кызның әнисе Светлана Клевец ялгызы гына инвалид кызы һәм катлаулы диагнозлы биш яшьлек оныгын тәрбияли иде. Люба сәламәт туган, ләкин аңа 1 яшендә прививка ясагач, температурасы күтәрелгән, аннары акрынлап хәлсезләнә башлаган, ә тора-бара бөтенләй аяксыз калган. Нәтиҗәдә, кыз башкача йөри алмаган, үзаллы ашый алмаган һәм сөйләшми башлаган.

— Балалар табибы килде дә: «18 яшькә кадәр үлмәсен, югыйсә, балалар үлеме статистикасын бозарсыз», — ди «Яхшылык күпере» волонтеры Регина Биргулиева.

Люба Клевецны 12 февральдә аның туган авылы Кузьминовка җирләячәкләр. Кызның әнисенең кулында җитди диагнозлар аркасында дәвалануга мохтаҗ биш яшьлек оныгы Данис та бар. 

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-02-11/privivkadan-so-invalidka-yl-nde-2689881

Бәйле