Гашыйклар көнендә икеләтә бәйрәм

Туры килсә дә килә бит!

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов бүген дә бер-берсенә үсмерләрдәй гашыйклар.  Ә бит алар инде ике дистә елга якын бергә һәм дүрт бала тәрбияли!

 Гашыйклар көненә дә бер көн алдан ук әзерләнеп куйганнар. Гүзәлнең инстаграмындагы романтик видеоны күпләр күргән дә соклануларын яшермичә матур язмалар калдырган.  
  Видеода Илдар зур тартманы ача, аннан шарлар белән бергә Гүзәл килеп чыга. Алар кочаклаша, көлешә…

Гүзәл үзе бу видео астына: «Безнең мәхәббәт көне башланды. Сезнеңчә мәхәббәт өч ел гынамы ул?» — дип язып куйган.

«Кырык ел дәвам итә, Аллаһка шөкер!»,
    «Чын мәхәббәт гомерлек»,

«Әфарин, кеше сокланырлык итеп яши дә, ярата да, җырлый да беләсез!»
  «Күзләр тимәсен сезгә, балалар. Мәхәббәтегезнең уты сүнмәсен!», — дип комментарийлар калдырган җырчының дуслары.

Әйткәндәй, 14 февраль — Гүзәл белән Илдар өчен икеләтә бәйрәм: бу көнне аларның бәләкәчләре Ариананың туган көне дә. Аңа бүген бер яшь тулган.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-02-14/gashyyklar-k-nend-ikel-t-b-yr-m-2691647

Бәйле