Блогер Эльза Заза олы шатлыгы белән уртаклашты

-- Лейла

Блогер Эльза Заза, Инстаграмда ул үзен Ураган Әни дип тә атый, үз язылучыларына сөенечен белдерде.

– Һәр көнне яратыгыз! Ышанмыйм… чеметегез мине… Бу хәл минем белән буламы соң? Менә монда, менә хәзер? Мин дүртенче сабыйның әнисе булачакмын, һәм хәзер сезнең белән бу могҗиза белән уртаклашам! Дулкынланудан кулларым тирли… Безнең Герой (Эльза тормыш иптәше Ирекне Герой дип атап йөртә) белән мәхәббәтебез яктылык алып килә һәм Ходай Тәгалә безгә иң яхшы бүләкләр җибәрә. Ана эчендә булган кечкенә сабыйның йөрәге тибүдән дә татлырак нәрсә булырга мөмкин? Бу берни белән дә чагыштырып булмастай хис һәм тойгы! – дип үз кичерешләре белән бүлешә блогер.

Әйтергә кирәк, бүгенге көндә Эльза Заза белән аның тормыш иптәше Ирек өч бала тәрбияләп үстерәләр.

Блогерның гаиләсен әлеге олы вакыйга белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Исән-сау булып, таза, сәламәт сабый алып кайтырга насыйп итсен Ходай Тәгалә.   

Бәйле