Тямайны телгә алсаң, бетте баш…

Бу юлы Руслан Кираметдиновның дуслары талашкан, берсе судка барып җитмәкче, ди.

Русланны бер-ике җыры аша гына белә идек, хәзер ул — көн дә «күз өстендә каш».

«Болгар» радиосында ул узган елда шәхси тормышында булган үзгәрешләр турында сөйләгән. «Минем күңелемә бераз ял кирәк булгандыр. Мин үкенмим. Барысы да яхшыга. Ул яктан да тәҗрибә тупладым. Шушы авырлыкларны үтеп, яңадан көч туплап иҗат итәргә, халыкны яңа концертлар белән сөендерергә әзер мин», — дигән җырчы. Шулай ук җырчы үзе өчен Фирдүс Тямаевтан үрнәк алуын, аның җырга бөтен күңелен салып башкаруына соклануын белдергән. Әлеге видео радионың инстаграм сәхифәсендә дөнья күргән. Шуннан киткән дә инде…

Менә сезгә берничә комментарий:

«Руслан, энекәш, молодец син. Бик матур жырлыйсың, синең үзеңнән үрнәк алырлык. Фирдүс Тямаев белән чагыштырып булмый, ул бит сәхнәдә сикереп йөрүдән башканы белми. Акырып жибәрә, шул „Ялгыш торна»ны җырлый инде. Үз дәрәжәңне төшермә, синең моңлы жырларыңны тыңлау гына ни тора!»;

«Руслан, сез Фирдүс белән җир белән күк шикелле. Ул кычкыра, тавышы артык каты. Син моңлы, сабыр, Илһам Шакиров урынына калган артист. Гаеп итмәгез, Мәскәүдән дөреслекне язам»;

«Руслан, зинһар, үзеңне Фирдүс белән чагыштырма. Ул бит җырчы түгел. Тагын ике елдан аның кем икәнлеген белмәячәкләр дә. Ә син җырчы, синдә моң дәрьясы»;

«Фирдүсне яратмадым, яратмыйм, концертына да йөрмим. Ул артистмыни? Менә, ичмасам, безнең Руслан!»;

«Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый. Дәшми генә көнләшегез»; «Мин — олы кеше, көнләшә торган вакытларым үткән. Син миңа нигә каныгасың, нәрсәгә кирәк мин сиңа? Юристка мөрәҗәгать итәм, шунда белерсең минем кем икәнне!»…

Харап бит, каш төзәтәм, дип… Безгә калса, җырчылар арасында чын ирләрчә дуслык булуы әйбәт инде. Ә кайсысы ничек җырлавына килгәндә… Кайсына зал тутырып йөрибез соң үзебез?! Җавап шунда.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-02-16/tyamayny-telg-alsa-bette-bash-2694674

Бәйле