Сөйгәнен чылбыр белән сөйрәп йөрткән…

Зианчура районында яшәүче иргә суд карары чыгарылды.

Зианчура районы суды урындагы кешегә карата хөкем карары чыгарды.

Суд тарафыннан билгеләнгәнчә, бу кеше тәүдә берничә тапкыр сөйгәненең яңагына суккан. Зыян күрүче урамга йөгереп чыккач, ир тимер чылбыр эләктереп ала да, шуның белән бәйләп, җиргә егып сала һәм урам буйлап сөйрәп алып китә.

Өй ишегалды янында ул, хатынынның муенына чылбыр салып, үтерү белән яный башлый һәм «Үтерәм! Үтерүче! Син үләргә тиеш!» дип кычкыра. Шуннан соң бик нык итеп башына суга.

Бераздан бу хатын, иренең кулыннан ычкынып, күршеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алган.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/2022-02-16/s-yg-nen-chylbyr-bel-n-s-yr-p-y-rtk-n-2694741

Бәйле