«Әтием мине Интернет аша эзләп тапты…»

«Ә мин аны хәтерләмим дә…»

«Миңа 1 яшь булганда әни белән әти аерылышкан. Аерылышудан соң әти дә, аның туганнары да минем белән кызыксынмады. Ул бер тиен дә алимент түләмәде. Тәүдә әни минем белән аралашмау, матди яктан ярдәм итмәү мөмкинлеген дә әйткән аңа. Тик әти баш тарткан.

Бервакыт әни авариягә эләгеп, озак кына дәваханәдә ятты. Миңа әти дә, аның туганнары да ярдәм итмәде. 3 ай буе мин интернатта яшәдем. Әтиемне хәтерләмим, ләкин күңелемдә аңа карата һәрвакыт үпкәм бар иде. Шуннан бирле 20 елга якын вакыт узды. Һәм менә социаль челтәрләрдә миңа ниндидер абый яза башлады. Мин коры гына җавап бирдем. Аннары ул үзенең минем әтием булуын һәм очрашырга, сөйләшергә теләвен язган. Мин аның элек кайда булуын һәм ни өчен минем интернатта яшәвемә юл куюы турында сорадым. Ул минем әнием һәм әнинең туганнары аны бик каты рәнҗетүләре турында әйтте. Шуңа күрә аның миңа ярдәм итәсе килмәгән, имеш. Ә хәзер мин үстем, үзем карар кыла алам. Әтием берничә вакыйга турында да искә төшереп язды. Әнием әти белән аралашканымны белми. Миңа әти белән очрашырга кирәкме?» — дип язган социаль челтәрләрдә бер кыз.

Укучылар, сез бу кызга нинди киңәш бирер идегез.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-02-17/tiem-mine-internet-asha-ezl-p-tapty-2696630

Бәйле