«Мин аны чын күңелдән яратам…»

19 яшьлек кыз 84 яшьлек бай иргә кияүгә чыккан.

Кыз, җәмгыять тарафыннан күп тәнкыйть сүзе ишеткәннән соң, бу хәл турында «Инстаграм» сәхифәсендә пост язган.

«Соңгы көннәрдә кешеләрдән күп начар сүзләр ишетергә туры килде. Иртәгәдән үземнең сәхифәмне бетерәм. Мин, кияүгә чыгуымны белгәч, якыннарым, дусларым шатланыр дип уйлаган идем. Ә күп кеше акча артыннан куам дип уйлый.

Аңлыйм, безнең яшь аермасы зур. Һәм ирем карт булу сәбәпле, мин ааңа акча өчен генә кияүгә чыктым дип уйлыйлар. Юк. Мин аны чын күңелдән яратам. Гомумән, без күптән таныш. Ул әтиемнең дусы иде. Мин аны 13 яшьтән алып беләм.

Аңардан да яхшырак ир заты юк!..» — дип язган ул.

Ә сез, дуслар, ничек уйлыйсыз, бу кыз акча өчен шушы бабайга кияүгә чыкканмы, әллә чынлап та гашыйк булганмы?

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-02-17/min-any-chyn-k-eld-n-yaratam-2696762

Бәйле