Татарстанның атказанган артисты, җырчы Лилия Муллагалиева Инстаграм “битендә” үзе белән якыннанрак таныштыру максатында, үзе турында язып чыкты.
– Мин тумышым белән Актаныш районы Зөбәер авылыннан, гаиләдә бишенче бала. Кечкенәдән җырларга яраттым. Балачакта бик шук, тәртипсез идем. Мәктәп елларым һәр кешенеке кебек күңелле, рәхәт булып истә калды. Казан Мәдәният һәм сәнгать. университетын тәмамладым. 15 ел Казан милли мәдәни үзәгендә эшләдем. Бүгенге көндә кияүдәмен, 4 балам үсеп килә. Аларга 18, 12, 6 һәм 3 яшь.
Тормыш иптәшем белән 10 ел никах белән, “гражданский” гына яшәдек. Соңыннан яратышып язылыштык. Әле туй булмады. Булачак, Аллаһы боерса.
Репертуарымда 100% җырларымның көе үземнеке, җырларга көйләр язам.
Шулай ук челтәрле бизнеста эшлим. NL компаниясенең менеджеры мин, командам үсеп килә! Тормышны бик яратам, позитивлык чәчәм.
Мин иҗат кешесе.
Яраткан ризыгым кулдан ясалган пилмән һәм каплап пешерелгән кәбестә (ашханәдә пешкән), – дип яза җырчы.