Бер билет өчен бер машина биргән

Данир Сабиров инстадусларын биографиясеннән искиткеч кызыклы хәлләр белән таныштыруын дәвам итә. 

Чираттагысында ул авылдашы турында язган. 

«Азнакайда, якташларым арасында Миргазиян абый кадәр якын иткән кешем юк. Туган якта концертлар булганда билетлар калса, барысын да сатып ала иде дә, аларны эшчеләренә таратып бирә. Аның үзенә яхшы урыннарны калдырам. Юк, ул аларга да кемнедер утыртып куя да, аннары ятим бала кебек, урындык сорап, читтә кайдадыр утырып тамаша карый иде.

«Җомга киче»ндә алып баручы булганда шалтырата абзый. «Татарстан — Яңа гасыр» концертын карыйсы килә моның, тик сатуда бер билет та калмаган. «Сөйләшеп кара әле, тапсыннар миңа билет. Урын бирсәләр мин аларга «семерка» машинасы бүләк итәм», — ди.

Таптылар аңа урын. Һәм ул, Салават абый Фәтхетдинов җырлаганнан соң, сәхнәгә чыгып, ТНВга машина бүләк итте. 1 билет өчен бит. Шундый «без тормозов» иде», — дип язган ул.  

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-02-21/ber-bilet-chen-ber-mashina-birg-n-2700671

Бәйле