Җырчы Ринас Әхмәтов җырларга көй язганын әйтмичә йөргән

-- Лейла

Автор-башкаручы, алып баручы Ринас Әхмәтов үзенең иң беренче язган «Яратам тормышны күзләргә» җырының тарихы белән уртаклашты.

— 2008 елның апрель аенда Тукай районы авыллары буйлап концертлар куеп йөрдек. Көн саен култык астына кыстырып, синтезатор үзем белән торган фатирга кайта һәм көненә бер-ике булсада уйнап алгалыйм. Ә беркөнне Зөлфия апа Нигъманованың шигырьләр җыентыгын алып, нәкъ шул сүзләрне алга куеп, күңелемә нинди көй килде — шулай җырлап утырдым. Башым эшләпме, Аллаһ Тәгалә шулай кушканмы, телефонны алып, диктофонга яздырып куярга булдым.

Өч дүрт көн тыңлап йөргәннән соң, легендар баянчыбыз Шәфәгать абый Салиховны Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы янында очраттым да, тыңлатып карадым. Иң кызыгы шунда: көйне мин язганны Шәфәгать абыйга әйтмәдем. Башкортстаннан бер автор көй язып бирде дигән булам.

Ике мәртәбә тыңлап карагач, Шәфәгать абый: «Ясат син бу җырны, бик матур гына, сиңа килешеп тора торган җыр», — дигән булды. Шул сүзләрне ишеткәчме, эх әйтәсе килә үзем язган җыр дип, ләкин кыюлыгым җитмәде, әйтмичә калдым шул юлы.

10 көн концертлар куеп, Зөлфирә Ибраһимова сүзләренә язган чираттагы «Көтәм әле» җырын шулай ук тыңлатып уңай бәя алганнан соң гына, үз җырым икәнне Шәфәгать абыйга гына түгел, ә барлык җиһанга ишеттерәсе килеп йөрдем. Менә шулай, дуслар, — дип яза «Алтын барс» һәм «Болгар» милли музыка премияләре лауреаты, Чаллы җырчысы Ринас Әхмәтов.

Бәйле