«Балаларга әниләрен хастаханәдә дип әйткәннәр» — 3 бала әнисе юл һәлакәтендә һәлак булган [видео]

-- Лейла

Апас районы Иске Юмралы авылында яшәүче Рәхмәтуллиннар гаиләсенә 14 гыйнвар олы кайгы килә. 3 бала әнисе — Кәдрия юл һәлакәтендә һәлак булган, аның сыйныфташлары Альмир һәм Алсу әлеге гаиләгә ярдәм итәргә алына дип хәбәр иткән идек.

21 гыйнвар алар кайгы килгән гаиләгә күчтәнәчләр, балаларга уенчыклар, киемнәр белән бара. Гаилә башлыгы — Айрат белән берлектә, ярдәм йөзеннән җыелган акчага, йортка янкорма ясап йортны зурайтырга, җылы су үткәрергә, балаларга үз бүлмәләрен булдырырга дигән фикергә киләләр.

Балалар бик ачык, ягымлы, күчтәнәч-бүләкләрне ошатканнар. Әлегә балаларга әниләренең вафат булганлыгын әйтмәгәннәр, хастаханәдә дип беләләр.

Рәхмәтуллиннар гаиләсенә ярдәм иткән һәрбарчагызга рәхмәт, отчет видеолары алга таба да булачак.

Ярдәм итәргә теләүчеләргә: 8 917 914 78 50 — Альмир Забиров, номеры картасына тоташкан.

Бәйле