Айдар Галимов моны көтмәгән!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимовка Салават Юлаев орденын тапшырды.

Айдар Галимов игътибар үзәгендә булырга күнекккән булса да, ул да каушап калырга мөмкин икән. Нәкъ шушындый очрак кичә 23 февральгә багышланган концертта булган.

Ул сәхнәдә чакта республика Башлыгы аңа Салават Юлаев орденын тапшырды. Айдар Галимов мондый бүләккә гаҗәпләнгән, чөнки ул бу хәлне көтмәгән. Айдар Галимовның чираттагы дан минутын видеодан карый аласыз.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-02-24/aydar-galimov-mony-k-tm-g-n-2705494

Бәйле