Җитәкчелек үз хезмәткәрләрен бауга менгерә аламы? [видео]

-- Лейла

Сургут травмотология хастаханәсендә эшләүче ике шәфкать туташы үз-үзләренә кул сала. Якыннары әлеге хәлне хастаханәнең җитәкчелеге белән бәйли.

«Стаж җыяр өчен хатыныма ел ярым-ике ел эшлисе калган иде. Тешләрен кысып «зыянлы стаж» җыям дип, көч хәл белән йөрде», дип сөйли үлгән ханымның ире Радик Тошмагомбетов.

Узган елның октябрь ахырында Радик хатынының мәетен кухняда таба.

Аяҗан ханым реанимация бүлегендә эшләгән. Әлеге больница хезмәткәрләре олы шәфкать туташы Ольга Матвейчук тарафыннан еш кына кыерсыту-кимсетүләргә дучар булдык дип хәбәр иткәннәр.

«Безгә «сез беркем түгел», дип әйтә иде. Һәрчак кимсетте, юк итте. Сезнең гаилә, балаларыгызга миңа барыбер. Акчаларыгызны кисәм дип янады», ди элек шунда эшләгән Ольга Малыгина.

«Кулымда автомат булса, сез «чуркаларны» атып үтерер идем» дигән сүзләр дә чыга иде аннан. Бу вакыйгалар барысы да эш урынында барды» ди операция бүлеге шәфкать туташы Олеся Губанова.

Соңгы ярты елда аеруча Аяҗанны түзә алмаслык дәрәҗәдә кыерсыта башлыйлар. Бу хәлләргә чыдый алмыйча шәфкать туташлары хезмәт инспекциясенә дәгъва белдерә.

Әлеге дәгъва Аяҗанның хәлләрен тагын да катлауландыра. Җитәкчелек «сине 10 елга утыртачаклар» дип куркыта, яный башлый.

Ире Радик әфәнде хатынын тынычландырырга ашыкса да, Аяҗан, берни ишетмичә бары тик елый иде ди ире. «Мине утыртсалар, ничек яшәрсез, кредитларны ничек түләрсез» дип кайгырды, ди Радик.

21 октябрьдә хатын үз-үзенә кул сала. Ә ике айдан соң шул ук бүлекнең икенче шәфкать туташы Ираида Петрова шулай ук үз гомере белән хушлаша. Ираида ханымның ике баласы ятим кала.

Хезмәттәшләре сүзләренчә Ираида Аяҗанның үлемен кабул итә алмый. Эштә аны битәрли башлыйлар һәм ул да үз-үзенә кул сала.

«Җитәкчелек безне ишетми! Без алар өчен беркем түгел. Миңа яныйлар: кислота сибәбез диләр, эштән азат итү җаен табачакбыз, дип куркыталар», ди Олеся Губанова.

Шулай ук Олеся сүзләренчә, хастаханәдә срогы чыккан дарулар кулланалар икән!

Бу хәлләрне күреп, гаҗәпләнгәч, минем бары тик авызымны яптылар ди, шәфкать туташы. Ә прокуратура килеп тикшергәч, Олеся сүзләренә дәлил табылмады дигән кәгазь генә калдырып киткәннәр.

Бәйле