Гөлдания Хәйруллина:“Дәү әни булу…”

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания ХӘЙРУЛЛИНА соңгы арада җырчы гына түгел, блогер да. Аның белән Татарстан китап нәшриятының әдә­би кафесында очрашып сөйләштек. Беренче эш итеп әң­гәмәдәшем кафены видеога, фотога төшерде. “Инс­таграм” өчен контент әзерлим, ди. Ише­галдындагы ап-ак кар белән капланган биек чыршыларны да игътибарсыз калдырмады. “Бу матурлыкны да фотога төшерәсе бу­лыр”, — дип елмаеп куйды Гөлдания апа.

“Башта русча җырладым”

— Бер нәрсәне дә күз уңыннан ычкындырмыйсыз. Блогерлык белән кайчан кызыксына башладыгыз?

— Моның төп сәбәпчесе — пандемия. Аңа кадәр дә “Инстаграм”ны алып бара идем. Кызым Лилия вайннар (берничә секундлык кызык видео — ред.) төшерә башлады. Беренче видеода щетка, соскыч тотып, хәрә­кәтләр ясарга кирәк иде. “Кит әле, ке­ше көлдереп, Гөл­дания ти­лергән дип әй­терләр”, — ди­мен. Лилия барыбер үгет­ләде. Шуннан соң үземә дә ошап китте. Дөрес, гаепләп язучылар да булды. Ләкин уңай кайтавазлар күбрәк килде. Вайн сюжетларын Лилия уйлап таба. Режиссеры, операторы да — кызым. Заманча технологияләрне булдыра алганча үзләште­рер­гә тырышам. Интернетта махсус программалар ярдәмендә музыка ялгарга, фо­толар урнаштырырга өй­рәндем.

— Хәзер ниләр белән янып йөргән чагыгыз?

— Тик торган юк. Гел очрашу, чаралар. Концерт­ларда чыгыш ясарга чакыралар. 1994 елдан бирле Чал­лы­да “Эврика” мәдәният үзә­­гендә артист-вокалчы бу­лып та эшлим. “Татарстан-Яңа гасыр” каналы уздырган төрле проектларда катнашабыз. Көндәлек план­нарым­ны кәгазьгә язып барам. Тамашачыма кирәкле булуыма шатмын.

— Сәнгать өлкәсенә ничек килеп кердегез?

— Кечкенәдән сәхнәдә чы­гыш ясасам да, җырчы бу­лу уемда да юк иде. Һө­нә­ри бе­лем алгач, Казан моторлар төзү заводына эш­кә урнаштым. Фрезер станогында эшләдем. Заводта тавыш, берни ишетелми. Станок янына басып, рәхәтләнеп кыч­кырып җырлый идем. Бер­сендә күрше цехтан кил­гән ике егет җырлаганымны күреп, мине завод ан­самб­ле­­­нә чакырдылар. Чыгыш ясый башладык. Ул чакта рус те­лендә җырлый идем. Тулай торакта бүлмәдә дүрт кыз яшәдек. Беребез — бию­че, икенчебез җырчы, баянчы. Бүлмәдән кеше өзелми иде. Үземнең цехка концерт куярга баргач, безнең бе­лән чыгыш ясаган бер апа: “Гөл­дания, урының монда тү­гел. Кит бу тимер-томыр ара­сын­нан”, — диде. Хезмәт­тә­шем Лилия Вәлиева (хә­зер ул шагыйрә) мине Ленин мә­дәният йортына алып ­килде. Ан­да хорда җырлый, аерым чыгышлар ясый башладым. Ан­нары хор җи­тәкчесе Суфия апа Шаһиева Дәүләт җыр һәм бию ансамб­ленә ба­­рырга тәкъ­дим ит­те. За­вод­ка сәгать 5 кә эш­кә ба­ра идек, Аллаһтан гел, сәгать
10 да башлана тор­ган эш бир­сәң иде, дип сорадым. Те­­­ләгем кабул булды, за­вод­тан китеп, ансамбльдә эш­ли башладым. Беренче гас­т­рольләр, юлсызлык, трактор арбасында бер авылдан икенчесенә барулар, ми­к­рофонсыз чыгыш ясаулар, шыгрым тулы зал, көчле алкышлар… Иң зур бә­хет инде бу. Казаннан китәсе килмәсә дә, дүрт ел Тү­бән Камада му­зыка училищесында укыдым.

“Үз эчеңә бикләнергә ярамый”

— Ирегез — композитор, баянчы Рөстәм абый Хәй­руллин белән дә шунда та­нышкан идегезме?

— Аңа кадәр Рөстәм бе­лән таныш идек. Ленин мә­дәният йортында концертлар куеп йөргәндә, армиягә кит­кән баянчыбыз урынына килгән иде ул. Концертлардан соң озатып кайта башлады. Шулай дуслашып киттек, язмышларыбызны уртак иттек. Ул хәрби хезмәт­тән соң туган ягы Чаллыга кайтып, Төзүчеләр мәдәният йортында вокаль-инстру­мен­таль ансамбль оештырды. Мин дә алар белән чыгыш ясый идем.

— Рөстәм абыйның арабыздан киткәненә 12 ел. Урыны җәннәттә булсын. Яшь­ли тол калгансыз, авырлыкларны җиңәргә ни­чек өйрәндегез?

— 1987 елның 21 мартында өйләнешкән идек. Рөс­тәм авырып, 2010 елның мартында мәңгелеккә китеп барды. Аның иҗатын барларга тотындым. 3000 ләп җыры калды. Язылып бет­мәгәннәре, башлап ташлаганнары күп иде. Көннәр буе башымда аның көйләре яңгырады. Бер­сендә телевизордан бер психологның сүзләре күңелемә уелып калды: “Югалтулар булганда, үзеңне көчләп булса да елмаерга өйрә­нер­гә кирәк”, — диде ул. Эчең, тышың кай­гы белән тулганда, шатлыкка урын калмаган да кебек. Әмма үз эчеңә бик­ләнергә ярамый. Рөстәм үл­гәч, югалту, сагыну ту­рында күп җырлар ки­те­­рә баш­ла­дылар. Ләкин аларны җыр­­лыйсым килмәде. Бу бит минем хәсрәт. Ник үз кай­гымны башкаларга да өләшергә? Җырчы тамаша­чы­га шатлык, күтәренке кә­еф бүләк итсен. Үзеңне һәр­чак кулда тоту мөһим. Тормыш ничек бара, шулай дә­вам итсен, дип кул кушырып утыру дө­рес түгел, тырышырга кирәк. Иҗатым, тамашачыларым, кызым миңа көчле булырга ярдәм итте. “Сольный” концертлар куйдым, Мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кердем.

— Рөстәм абыйның иҗа­ты турында китап та әзерлим дигән идегез?

— Әйе, китап әзерләнә. Ул 200 битле, анда Рөс­тәм­нең 100 ләп җыры урын алган. Аның иҗатын сакларга тырышам. Өйдә ике өем но­та­лар язылган дәф­тәр­ләре то­ра. Данлыклы ак баяны, башка уен кораллары сак­лана. Үзе эзләп тапкан, 170 елга якын тарихы булган рояле дә бар. Кая күченсәм дә, шул авыр рояльне үзем­нән калдырмадым. Рөстәм­нең кассетага язылган җырларын башта дискларга кү­чергән идем. Хәзер аларны цифрлаштырырга вакыт.

“Бер күлмәк 5-6 кг авырлыкта”

— Сез — татар эстрадасына беренчеләрдән булып шоу элементларын керт­кән җырчы. “Кайда син?” дигән җырыгызны, боҗрага утырып, өскә кү­тәрелгән килеш башкарган идегез. Сезнеңчә, тамашачыны шоу белән җә­леп итеп буламы?

— Андый чыгышлар кирәк дип уйлым. Кеше булдыра икән, эшләсен. “Сольный” концертларым белән чыгыш ясарга ниятем бар. Хәзер дә боҗрага утырырга әзер мин. Тик бүген тамашачыны башка ысуллар белән кызыксындырырга кирәк. Иҗа­тыбыз этаплап үсте. Биючеләр, артистларга кушылып җырлау­чы кызлар, аннары цирк хезмәткәрләре өстәлде. Барысы да урынлы булырга тиеш. Мәхәббәт турындагы җырны боҗрага утырып башкарган идем, фәрештә белән иблис хакында җырлаганда утлар ярдәмендә чыгыш ясаучы егет (фа­­кир) тамаша күрсәт­те. Кон­цертның уңышы алып ба­ручыларга да бәйле. Үз­лә­ре юмор әсәрләре язучы Зи­лә Шакирҗанова, Фәрит Бә­шир алыштыргысыз алып баручы булдылар. Биюче­ләрем Елена һәм Наил Соловьевларның чыгышын кө­теп алалар иде. Казан кунак­ха­нәсе яныннан узганда, гел гастрольләр искә төшә. Биредә 22 кешелек төрке­ме­без белән туктала идек. Та­ту, дус яшәдек.

— Сәхнә киемнәрегез электән үзенчәлекле.

— Алар бик авыр да әле, асылташлы бер күлмәк 5-6 ки­лога җитә. Төркиядән кай­тартылганнары да бар. Бер концертка 7-8 күлмәк алыштыра идем. Аларны стилист­лар белән киңәшлә­шеп тектердек. Мода буенча Европа стилендә киенергә кирәк, диләр. Әмма образ җырга ту­­ры килергә тиеш. Татар ха­­­­лык җырларын Европа стилендәге күл­мәктән башкару дөрес булмас. Элекке сәх­нә күлмәк­ләремә хәзер дә сыям әле.

— Зифа булып калуыгызның сере нидә?

— Сере юк, диета тотмыйм. Дөрес, тәмле ашауга әл­лә ни исем китми. Хә­рә­кәт ки­рәк. Хәзер машинага утыр­гач, җәяү азрак йө­релә. Кызым Лилиягә кызыгам. Ул фитнеска даими йө­ри. Мин алай ук булдыра алмыйм. Элек бассейнга, спорт залына бара идем. Тик әле вакыт булмый, әле очрашу килеп чыга. Ә озак бармый торганнан соң шө­гыльләнсәң, мускуллар сызлый. Андый авыртуларны авыр кичерәм. Ботокслар ясатмыйм, уколлардан куркам. Биткә нинди дә булса процедура эшләткәнче, 100 кат уйлыйм. Чөнки бер­сендә битем бозылгач, озак вакыт дәваланырга ту­ры килде. Массажга йөрим. Биткә дымландыра торган кремнар сөртәм.

— Күптән түгел өченче оныгыгыз туды, өч малай дәү әнисе булу ничек соң?

— Лилиянең үзен малай булыр дип уйлаган идек, ул чакта УЗИ юк бит. Корсагым бик зур иде, бала 4100 грамм­­лы булып туды. Шуңа да малайлар тансык безгә. Дәү әни булу рәхәт. Оныкларымны тәрбияләүгә өлешемне кер­тергә тырышам. Инде өченче оныгыбызга да сигез ай булды. Үсеп беткәнче яратып калыйм, дим.

— Артист тормышы җи­ңел түгел. Лилиянең сезнең юлны сайлавына каршы килмәдегезме?

— Лилия кечкенәдән артист тормышын күреп үсте. Гастрольләргә йөри торган машинаның мотор өстендә­ге тигез уры­ны кызымның партасы, караваты да булды. Лилия икътисадчы белгечлеген алды. Аның үз юлы, үз йө­зе, стиле, үзенчә­лекле җырлары, кызымның иҗа­тын яратучы тамашачысы бар. Ул — яхшы блогер. Аннан күп нәрсәгә өйрәнәм. Без аның белән дус кызлар кебек.

— Туган ягыгыз Сарман районы Саклаубаш авылында туганнарыгыз бармы?

— Әти вафат булгач, әни 74 яшендә бер бабай белән кавышты. Кызганыч, ун гы­на ел яшәп калдылар. Әни мәр­­­­хүм булды. Бабайга 95 яшь, ул авылда балалары бе­­лән яши. Коронавирус аркасын­да өлкән кеше янына бик кайт­маска тырышабыз. Апам Наилә, абыем Мө­­дә­рис Казанда гомер итә­ләр, алар бе­лән очрашып торабыз.

— Гөлдания апа, шәхси тормышыгыз хакында сөй­ләмисез. Социаль чел­тәр­ләр­дә гаилә фотоларын да куй­мыйсыз. Моның хикмә­те нидә?

— Әни беркайчан да өйдә булганны, шатлыгын, кайгысын кешегә сөйләмәде, зарланмады. Мин дә аңа охшаганмындыр, һәркемнең башкаларга күр­сәтми торган се­ре булырга тиеш дип саныйм. Тормышымда бар да ях­­шы, Аллаһка шөкер. Иң мө­­һиме — исән-сау, сәламәт булырга язсын.

Чыганак: https://im-tatar.ru/2022/02/1104/

Бәйле