Илмира Нәгыймова: «Мине өйрәтүләрегезне туктатыгыз!» [видео]

-- Лейла

Җырчы Илмира Нәгыймовага Инстаграмда бер язылучысы хат калдырган. Илмира исә моны җавапсыз калдырмаган, ә җавап итеп видео яздырган.  

– Нигә сез ирегез белән аерылыштыгыз? Идеаль ирләр юк инде ул! Әти кешене бер кеше дә алмаштыра алмый. Мин ирегезне карап барам, ул начар түгел. Илмирочка, түзеп торырга калган сезгә. Аны хәзер тиз арада башка хатыннар “иярли”. Ир-атлар бу дөньяда санаулы гына, – дип язган Илмира Нәгыймовага бер язылучысы.

– Кем түзеп тора, торсын! Бу һәрбер кешенең шәхси эше. Мин һәм минем балалар бик бәхетле, Аллага шөкер! Мин публикага уйнамыйм. Балаларымны болай өйрәтәм, менә видеога төшерәм әле дип – мәңге моны интернетка куймыйм!

Мин бер кешегә дә бер нәрсә дә исбат итәргә җыенмыйм. Мин нинди яхшы әни булуымны да күрсәтмим! Аллага шөкер, без бик бәхетле! Мин һәм минем балалар бер нәрсәдән дә кыткык кичермибез. Ә сез: “Иреңә кире әйләнеп кайт. Түземле бул” дип язасыз. Хәзер, ди! Менә йөгердем! Дөньяга инде күптән реаль күзлек аша карарга кирәк. Инстаграмда булганнарга да ышанып утырмаска кирәк. Кеше үзен яхшы яктан гына күрсәтеп, мин үзгәрәм дип күрсәтергә мөмкин. Ә чынлыкта исә сез нәрсә булганын, гомумән, белмисез бит. Шуңа күрә мине өйрәтүләрегезне туктатыгыз! Мин ничек яшәргә кирәклеген үзем дә беләм!

Әйе, мин хата ясадым. Бөтен булганлыкны Инстаграмга чыгардым. Ә кем белән мондый хәлнең булганы юк? Кем ялгышмый? Мин мондый хата ясавыма үкенәм. Миңа һәрвакыт моны әйтеп торырга кирәк түгел! Минем белән дә, балаларым белән дә барысы да яхшы, Аллага шөкер! Иң мөһиме – исәнлек, – дип сөйли җырчы Илмира Нәгыймова.

Бәйле