“Үз бәхетемнән качтым”

Бер юаныч булмасмы дип кенә язам сезгә. Нидер өмет итеп түгел. Адресларымны күрсәтмичә, Гүзәлия дип кенә куйсагыз, рәх­мәтле булыр идем.

Бер егет белән мәктәп елларыннан ук бик яратышып йөрдек. Язмышыбызга шулай язгандыр инде, бергә була алмадык. Гаеп икебездә дә булды. Ул да горур. Мин дә баш бирмәс. Аңлашып тормадым, үпкәләдем дә араны өздем. Сәбәбе дә әллә ни түгел иде. Кеше сүзенә, гайбәт сүзгә ышанганына ачуым килде. Ул хатасын таныса да, гафу итмәдем. Күрше авылдан сорап килгәннәр иде, ризалыгым биреп, шул елның көзендә үк кияүгә дә чыгып киттем. Ләкин бәхетем булмады. Ирем бик эчкече, йөремсәк кеше булып чыкты. Казанга киттек. Авылда бик сизенмәсеннәр дип тырышкан идем. Икешәр, өчәр эштә эшләдем. Ләкин без капчыкта ятамени.

Иремнең туганнары энеләренең данын тиз тараттылар. Суд юлында да йөрттеләр. Гаебе булдымы, юкмы, белмим дә, беләсем дә килми. Без бер гаилә булсак та, чит кешеләр кебек яшәдек. Өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсендә ул, икенчесендә мин. Зал буласы зур бүлмәне кызыбызга бирдек. Ул да безнең тормыштан гарьләнеп үсте. Казаннан түгел, илдән чыгып китәм дип тәкрар­лады гел. Америкада тора хәзер. Оныгым бар. Елга бер күрешәбез. Ә ирем белән әле дә теге фатирда күршеләр төсле яшибез.

Теге яратышып йөргән егетемнең исеме Фаил иде. Мин кияүгә чыккач, ул безнең күршедәге кызга өйләнде. Яңа унсигезе тулып килгән кызны ничек биргәннәрдер, белмим. Бездән алты яшь кече иде Рәшидә. Бәхетле тормышлары гел күз алдымда булды. Шуңа күрә авылга, төп йортка сирәк кенә кайтырга тырыштым. Ә алар атна саен кайтып йөрделәр. Бер-бер артлы өч кыз алып кайтты хатыны. Кызларын да беләм. Бик акыллы, тәртипле балалар. Ә бер елны Рәшидә авырып, үлеп китте. Фаил тол калды. Берәр ел чамасы бернинди хәбәрен дә белмәдем. Сораштырдым. Сөйләүче булмады. “Казанда. Үзе генә…” – диделәр. Һәм җәй көне Сабантуйда күрештек моның белән. Минем тормышым турында энәсенә кадәр, барын да белә икән. Үзенә чакырды. Кич алмага керәм диде. Мин ни эшләргә дә белмичә, тоттым да Казанга китеп бардым. Кичке Сабантуйга да калмадым. Фаил кергән. Әткәйләр белән, сеңелләрем белән кич утырган. Ниятен әйтмәгән. Туганнарым бик ачуландылар инде үземне.

Ләкин мин ялгыз хатын түгел бит. Законлы ир хатыны! Аерылышу турында сүз кузгаткан идем, ирем риза түгел. Күз ачарлык итмәде. Икенче елның сабантуен көтеп яши башладым. Аңарчы ничектер аерылырмын кебек иде. Суд аша өч ай дигәндә аерып бирәләр бит. Авылга да ешрак кайтып йөри башладым. Фаил генә күренмәде. Кызлары кайта. Ул юк. Яңа ел алдыннан, декабрьнең 21е шалтыратты Фаил. Беренче һәм соңгы шалтыратуы булган… Озак итеп сөйләштек. Аңлаштык. Картаймыш көннәрне бергә булырга вәгъдә куештык. “Син риза булгач, йөрәкне ремонтлап чыкмый булмас инде. Кызлар да күптән ачулана. Кечесе бигрәк аптырата. Шул бүлнис исен күтәрмим бит. Ничек атналар буе ятыйм анда. Синең хакка, Гүзәлия, кереп чыгасы булыр…” – дип шаярды. Сабан туенда кич белән бергә авыл әйләнәсе килгән булган. Качып киткәнсең, дип үпкәсен белдерде. “Авылда өй бар. Кайтып торыйк шунда гына…” – диде.

Барысына да риза идем. Иртә белән кече кызы шалтыратты. Йөрәк өянәге булган. Ашыгыч ярдәм килеп җитә алмаган. “Гүзәлиямне ышандырган идем бит…” – дип җан биргән Фаил. Менә шулай, гомер буе үз бәхетемнән үзем качып йөрдем мин.

Яңа ел белән Сабантуй җиткәндә бик авыр. Ә теге ир дигән күршем тагын исерек. Кайдадыр кәеф-сафа корып кайта да, керләрен машинага тутырып, бүлмәсенә кереп ята. Сөйләшмибез дә. Авызында сүгенүдән башка сүз дә юк. Нәрсә сөйләшәсең?!

Чыганак: https://akcharlak.tatar/article/-z-b-khetemn-n-kachtym-/

Бәйле