Журналист, тел галиме вафат

Озату иртәгә 09.30 сәгатьтә, Себер тракты 31а адресы буенча урнашкан судмедэкспертиза бинасы янында.

Журналистика ветераны, тел галиме Илдар Низамов вафат. Бу хакта Казан (Идел буе) федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви бәйләнешләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин хәбәр итте.

Хушлашу иртәгә, 09.30 сәгатьтә, Себер тракты 31а адресы буенча урнашкан судмедэкспертиза бинасы янында.

Васил Гарифуллин Илдар Низамовның, соңгы елларда авыруын, шуңа өстәп коронавирус белән чирләгәч, хәле авырайганын әйтте.

Тел галиме соңгы елларда туган ягында — Әтнә районында яшәде. Илдар Низамовка 86 яшь иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/27-02-2022/zhurnalist-tel-galime-ildar-nizamov-vafat-5850257

Бәйле