Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова әнисенең хыялын чынга ашырган

-- Лейла

“Бу ялларда әнкәйнең хыялын чынга ашырдык. Ирләр бер бүлмәдә, без – хатын-кызлар икенче бүлмәдә бергәләп намаз укыдык”, – дип яза алып баручы, шагыйрә Ләүлә Дәүләтова.

– Барлык балаларын бергә җыеп, Коръән укыту, дус яшәт – әниләр өчен иң зур бәйрәм. Гадәттә мин күлмәкләрне бик сирәк киям. Ә бу юлы кидем әле. Әнкәйгә чәчәкләр дә бүләк иттек.

Ә сез бу ялларда әниегез янына кайткан идегезме, дусларым? Юк икән, бу атнада берничә көн ял! Сезнең эшләрегез беркайчан да бетмәс! Әнкәегез исән-сау чагында авылга кайтып, аны сөендереп, әнкәегезгә чәчәкләр бүләк итеп килегез әле, яме! Шаккатсын! Әле җитмәсә алда 8 Март бәйрәме! Сезгә савап булыр. Үзегез картайгач, яныгызга балаларыгыз кайтуын сез дә телисездер бит, – ди шагыйрә.

Бәйле