Коронавирус кайчан бетәр?

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк иҗтимагый бүлеге сәламәтлек темасына бәйле сораулар буенча халыкны кабул итү атнасын башлап җибәрде. Бу җәһәттән социаль челтәрләрдә белгечләр катнашында «туры эфир» да каралган. Шушы көннәрдә коронавируска бәйле вазгыять турында сөйләштеләр. Төп сорауларга җавапларны тәкъдим итәбез.

«Омикрон»мы, «дельта»мы?

Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, республикада коронавирус белән авыручыларның 90 процентында – «омикрон» штаммы. Калганы – «дельта» штаммы белән авыручылар.

Сүз уңаеннан, 1 мартка булган мәгълүмат буенча, Татарстанда 2029 кешедә коронавирус ачыкланган, шуларның 307се – балалар. Чир йоктыручыларның 173ен хастаханәгә салганнар.

Балаларга нинди ярдәм күрсәтелә?

Коронавирус йоктырган балаларга медицина ярдәме Татарстанның  вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпитальләрендә күрсәтелә, алар – җидәү. Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зыятдинов сүзләренчә, яшүсмерләргә вакцина ясату эше дәвам итә.

Гомумән, Татарстанда COVID-19га каршы 2463291 кеше вакцина ясаткан. Прививканың икенчесен 1925700 кеше алган. Кабат вакцинация узучылар – 246251 кеше.

Чир кайчан бетәр?

Татарстанда коронавирус белән чирләүчеләр кими бара. Любовь Авдонина әйтүенчә, бу елның гыйнварыннан авыручылар саны кискен арта башлаган иде. Көненә өч, дүрт меңләп авыру теркәлгән чорны да уздык.

–  Сигезенче атнадан чирләүчеләрнең, узган атна белән чагыштырганда, 30 процентка азаюын күрәбез. Коронавируска каршы барлык таләпләрне төгәл үтәгән очракта, эпидемиологик вазгыятьнең тотрыклануы нәтиҗәсендә мартта гамәлдәге чикләүләрне бетерү турында да уйларга мөмкин булачак, – диде Любовь Авдонина.

Чирдән соң тормыш турында

Татарстанның баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов өлкән яшьтәге һәм хроник чирләре булган кешеләргә коронавирус аеруча куркыныч икәнлеген искә төшерде. Инфекциядән җиңел котылдым дигәннәрнең дә организмнарында үзгәрешләр күзәтелә.

– Илдә, Татарстанда тирәнтен диспансеризация программасы башланды. Ул кешедә коронавирустан соң нинди өзлегүләре калганын, гомумән, аларның барлыгын ачыкларга булышачак. Булган очракта, дөрес төзелгән тернәкләндерү программасы ярдәмгә киләчәк, – дип аңлатты белгеч. – Кызганыч, көн саен чир аркасында югалтулар кичерәбез. Тулаем иркенәю турында уйларга кирәкми әле.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/03/75851/

Бәйле