Россиядә кемнәргә кредит каникулы бирелә?

Аннан кимендә 30 сентябрьгә кадәр файдаланып булачак.

Россиядә яшәүчеләргә кимендә 30 сентябрьгә кадәр кредит каникулы кертелә. Дәүләт Думасына бу җәһәттән тиешле закон проекты кертелгән. Ул бүген каралачак.

Хөкүмәт Россиягә карата санкцияләр кертелү сәбәпле халыкка ярдәм итү максатыннан документ эшләгән. Ул шулай ук халыкның мәшгульлегенә ярдәм итүгә, дарулар, социаль ярдәм һәм пенсияләр белән тәэмин итү мәсьәләләренә кагыла. Документта чит илләрдә белем алуын туктатырга мәҗбүр булучыларның хокукларын яклар чаралары да урын алган.

Россиядә яшәүчеләргә ашыгыч төстә ярдәм итү йөзеннән, Законны, кабул ителгәч һәм басылып чыккач ук, гамәлгә кертү күздә тотыла.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/03/75976/

Бәйле