Сиринә никадәр генә өзгәләнсә дә, ана кызны аңламады.

– Ни хәлләрегез бар? Исән-имин генә ятасызмы? – дип күгәрчендәй гөрли-гөрли килеп кергән Гайшәне Мәдинә аптырабрак каршы алды.

“Нишләп йөри икән бу?” – дип уйларга да өлгермәде, Гайшә, сүз дилбегәсен кулына алып, уратыбрак сүзен башлады.

– Ни, Мәдинә, син инде мине беләсең. Минем сезгә беренче генә керүем дә түгел, күп еллардан бирле туганнар күк яшәп ятабыз. Шулай булгач, мондый йомыш белән керүемә ачуланма инде, яме. Ничек дип кенә әйтим икән соң инде… Теге… ни… ну…

Озак әвәләде Гайшә, әйтәсе сүзен әйтә алмады, кызарды, бүртенде. Шулай берничә минут торганнан соң, капылт әйтеп салды:

– Кызың фахишә икән синең, Мәдинә, минем кияү белән типтерә!

– Ничек… типтерә… кайда… кая… Син ни сөйлисең, Гайшә? – Мәдинә, бичара, бу хәлдән миңгерәеп калды. – Минем Сиринәм хакында шулай әйтергә ничек телең бара?!

Бер чирканчык алган Гайшә сүз эзләп кесәгә керми башлаган иде инде.

– Оятсыз ул синең Сиринәң! Менә кайда ул хәзер, әйт! Кибет әллә кайчаннан бирле йозакта бит инде. Ник өенә кайтмаган ул? Юк, моны болай гына калдырмыйм. Кызымның бәхетен урларга бирмәм мин сезгә! Кара әле син аны, оятсызны! Кеше гаиләсен бозучы фахишәңә кияүне икенче җирдән эзләгез. Утызга җиткәнче йөрмәскә иде, чыгарга иде сораган җиргә. Әнә, өйләнмәгән ирләр авыл тулы. Ярамаган тагы сезгә, ишәкләр!

Гайшә эчен бушатып чыгып китте, Мәдинә калды. Авыр иде аңа, бу коточкыч хәбәргә ул ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Сиринәнең йөргән егете бар бит. Дөрес, әлегә ул еракта, әмма Мәдинә аны инде үзенең кияве булыр дип уйлап йөри иде…

Сиринә төн уртасында гына кайтты.

– Кайда йөрдең, бала? – дип өзгәләнде ана.

– И, әни, сорама. Иртәгә сөйләшербез әле, – дип, Сиринә урынга ауды һәм, әнисен караңгы уйлар эчендә калдырып, йоклап та китте.

Озак торды ана кызы янында. Кызының дөньяга килгән чагын, тәпи йөри башлаганын хәтерләде. Менә ул мәктәпкә бара. Аннан–Сәүдә техникумы. “Әни, сине ялгыз яшәтмим”,–дип авыл кибетенә эшкә кайтулары… Болар барысы да артта калды инде. Сиринә әйбәт кенә эшләп китте. Авыл халкы да канәгать, ул үзе дә эшен дә, сатып алучыларны да бик ярата иде. Аны кияүгә димләп килүчеләр дә бик күп булды. Тик Сиринә генә әнисен ташлап китәргә теләмәде. Шулай итеп Сиринәгә дә утыз яшь тулды. Моңарчы кызының бер дә яманаты чыкканы булмады. Нишләп болай булды соң әле бу? Гайшәне гаепләмәде ул, аның урынында һәркем шулай эшләр иде. Ул да бит балалары бәхете өчен тырыша.

Иртән торгач Сиринә белән бик яхшылап сөйләшергә уйлап, Мәдинә таң алдыннан гына йоклап китте. Шул бик кыска гына арада да ул сәер төш күрде. Имеш, бик зур караңгы җир икән. Мәдинә белән Сиринә икесе дә кара киемнән казып куелган кабергә таба баралар. Артларыннан ала карга да очып килә. Үзе бертуктаусыз каркылдый: “Кар… кар… кар… каргыш…”

Мәдинә коты очып уянды. Дөрес икән Гайшә сүзләре. Димәк, аның кызы Гамир белән йөри!

– Аларның бит балалары бар. Их, кызым, ничек шундый адымга бара алдың син?! – дип ачыргаланды ана.

Сиринә өчен бу сүз яшен суккан белән бер булды.

– Әни, син ни сөйлисең? Ни сөйлисең син?! – дип елады да елады ул.–Син минем кичә нинди юл газаплары белән товар алып кайтуымны белсәң икән…

– Сөйләмә миңа юкны! – дип кычкырды ана. – Мин сиңа бүтән ышанмыйм. Минем кызым юк, ишетәсеңме, юк!

– Әни, син ни сөйлисең, акылыңа кил!

Сиринә никадәр генә өзгәләнсә дә, ана кызны аңламады.

Тормышларының кызыгы бетте. Ана белән кыз иртә белән эшкә киттеләр, элеккечә “Пока!” дип бер-берсенә кул болгап саубуллашмадылар. Кич эштән кайткач та элеккечә көн яңалыклары белән уртаклашу булмады. Дөрес, Сиринә бер тапкыр тагын аңлашырга теләп карады, тик әни кешенең бәгыре каткан иде. Ул кызының йөзенә күтәрелеп тә карамады, теш арасыннан гына: “Фахишә белән сөйләшер сүзем юк минем”, – дип ысылдады. Теләмәде моны Сиринә, тик, күңеле, йөрәге аңа буйсынмыйча, әнисенә нык рәнҗеде.

Өч ай тирәсе вакыт узгач, Мәдинә эштән авырып кайтты. Сиринәгә сиздермәскә теләсә дә, кыз әнисенең авырганын бик тиз сизеп алды.

– Әни, син бик нык чирлисең ахры. Әйдә, больницага алып барам, – диде ул.

– Узар әле, беркая да бармыйм, – дип киреләнде ана.

Узмады, авыру Мәдинәне урынга екты. Өйдә бик озак ятканнан соң, Сиринә әнисен мәҗбүри хастаханәгә алып китте.

Хастаханәгә барырга әзерләнгәндә, Гайшә килеп керде. Туры да карый алмый үзе.

– Чыгып тор әле, Сиринә, – диде ул.

Озак кына сүзен башлый алмый интекте Гайшә.

– Мәдинә, син миңа ачуланма инде, яме, без, дөрестән дә, Гамирне Сиринә белән йөри дип уйлаган идек бит. Ә ул, юньсез, бөтенләй башка кеше белән чуалган икән.
Кичәгенәк әйберләрен төяп, кызымны ташлап, шул хатын белән калага тайган. Ачуланма мине, Мәдинә, гафу ит.

…Хастаханә ятагында уйланырга вакыт бар иде. Мәдинә барысын да аңлады. Күргән төшен хәтерләде. Ахмак баш, дип тиргәде ул үзен, аңгыра! Каргыш, дип ала карга сине кисәткән булган бит, Сиринә каргышы дигән ул сиңа! Ә син үз балаңның тормышын тәмугка әйләндердең. Йөрәгенә кан саугандыр, баламның, югыйсә, үз анасына моның кадәр рәнҗемәс иде.

И тырышты Сиринә әнисен терелтергә, и тырышты. Әллә кайдан уколларын да тапты, дәвалаучы табибларны да, укол ясаучыларны да, хәтта идән юучыларны да бәхилләтте. Һәркөн төянеп килгән кызны хастаханәдә дә бик яраттылар.

…Көннәр узды. Айлар… Тик Мәдинә күзгә күренеп сулды.

– Алып кайт мине, кызым, өйгә кайтасым килә,–диде ул.

Булмый инде, дип әйтмәде. Кызыннан ояла иде ана.

Сиринә аны-моны сизмәгәндәй кыланды. Әнисен бик кызганды ул. Вөҗдан газабы кичергән ана беркөнне түзә алмады, кызын янына чакырып китерде дә күңелен ачып салды. Кыз да, әни кеше дә бик еладылар, икесе дә соңгы сөйләшү икәнлеген аңлаганнар иде.

Мәдинә таң алдыннан китте… Елаудан күзләре шешенеп беткән кыз әнисен кочаклап бик озак утырды. Күмгәннән соң күрше хатыны аңа бер язу китереп тоттырды. “Әниең күмгәч кенә бирергә кушкан иде”, – диде ул читкә карап. Кыз калтыраган куллары белән хатны ачты. Әнисенең язуы! Ул гына шулай матур итеп яза ала. Кыз ашыгып укый башлады: “Кызым, кичерә алсаң, кичер мине. Барысына да мин генә гаепле. Соңгы сүзем шул сиңа: беркайчан да балаңны юкка рәнҗетеп аның каргышын алма!”

– Әни…– дип ыңгырашты Сиринә. – Син дә мине кичер, яме!

Шулвакыт капкадан кергән ир-егеткә күзе төште Сиринәнең. Анда аның… чит илдә командировкада булып, алты ел кайтуын өзелеп көткән Илдары басып тора иде.

– Әнием, мин синең сүзләреңне исемдә тотармын, беркайчан да балаларымны рәнҗетмәм, – дип пышылдады кыз һәм бәхетенә таба йөгерде.

Чыганак: https://akcharlak.tatar/article/bala-kargyshy-/

Бәйле