Кызларына нинди исем бирделәр?

Җырчылар Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов күптән түгел әти-әни булды. Кичә сабый өенә кайткан.

Бу моңлы парны бер күрүдә үз иттек. Егет — лачын, кыз — кечкенә сандугач! Ваһапов фетиваленең Уфада оештырылган концертларында аларга рәхәтләнеп алкышладык. Гаилә корып җибәреп, җылы ояда нәни кошчыклары да тугач, аларга тагын да зуррак бәхет теләдек. Инде аның исемен дә беләсе килә.

Кичә Инстаграмда Азат бала тудыру йортына барганлыгыннан алып, кызларын өйгә алып кайту, андагы шатлыклы каршы алуга кадәр видео куйган иде. Туганнары, дуслары, барысы бергә җыелышып, аларны өйгә алып кайтканнар.

Яшь пар, озакка сузып тормыйча, өйгә мулла чакыртып, кызларына исем дә куштырган.»Кызыбызга әллә кайчан сайлап куйган идем исемне, Азат та ошатты. Ә бит малай исеме бер дә башка килмәгән иде безнең», — диде яшь әни моңа кадәр бер интервьда. Кичә Гөлсирин үзенең Инстаграм сәхифәсендә болай язды: «Аллаһка шөкер, кызыбызга исем куштырдык. Таныш булыгыз — Сылу», — дигән ул.

Матур исем! Гомере буена үзен саклап йөртсен сабыйның!

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-03-05/kyzlaryny-iseme-bilgele-2716191

Бәйле