Түбән Каманың «Гемонт» төзү заводында эшчеләр баш күтәреп чыккан [видео]

-- Лейла

Түбән Камада төрек эшчеләре баш күтәргәннәр һәм массакүләм сызгырып, эштән китеп барганнар. Сәбәбе — долларның кинәт артуы аркасында хезмәт хакын тоткарлау.

Чит ил эшчеләре Татарстанда эшләгәнгә Рәсәй акчасы белән хезмәт хакы алалар. Әгәр дә бу акчаны долларга күчерсәң, бу эшчеләр шактый гына акча югалта икән!

Митингка «Түбән Кама нефтехим» оешмасы генераль директоры Айрат Сафин да килгән. Сафин низаг килеп чыккан хәлне уңай итеп чишә алган. Нәтиҗәдә, «Гемонт» заводы эшчеләренә акчаны долларның яңа курсы белән бүген үк түлибез дигәннәр.

Бәйле