Татарстанда тагын салкын буламы?

Салкын һава торышы атна уртасына кадәр сакланачак.

Иртәгә, 7 мартта, Татарстанда салкынайта. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз кар явачак. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда һәм шулай ук Казанда томан төшәчәк.

Уртача җил фаразлана, ул юнәлешен төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба үзгәртәчәк. Юлларда бозлавык көтелә.

Төнлә һава температурасы -14 -19 градуска кадәр, аязган вакытта һәм төбәк көнчыгышында 19-24 градуска кадәр салкын булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава -5, -10 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологларның беренчел мәгълүматлары буенча, Татарстанда шактый салкын һава торышы атна уртасына кадәр сакланачак.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/06-03-2022/tatarstanda-24-graduska-kad-r-salkyn-bulachak-5850804

Бәйле