Кемнең 1 апрельдән пенсия арта?

Социаль пенсияләр һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр 1 апрельдән 7,7 процентка артачак.

2023 елда, Россия Пенсия фонды бюджетында 2022-24 елларга каралган кебек, социаль пенсияләр — 2,5 процентrа, 2024 елда 9,9 процентка артырга тиеш.

Социаль пенсияләрне төрле сәбәпләр аркасында страховка пенсиясен алу өчен җитәрлек хезмәт стажын эшләү мөмкинлеге булмаган кешеләр ала. Яше буенча соцпенсияләр страховка пенсияләренә караганда биш елга соңрак билгеләнә. Россиядә социаль пенсияләрне 3 миллионнан артык кеше ала.

Индексациядән соң, 2021 елның 1 апреленнән социаль пенсиянең уртача күләме 10,2 мең сум тәшкил иткән. Агымдагы елның 1 апреленнән социаль пенсия уртача 800 сумга артачак.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/social/2022-03-07/1-apreld-n-pensiyal-r-arta-2718620

Бәйле