Чаллыда Май чабу бәйрәмен үткәрделәр. Ул берьюлы 3 мәйданчыкта оештырылды. Без исә «Азатлык» мәйданында һәм Җиңү паркында булып кайттык. Моннан тыш бәйрәм чарасы ГЭС поселогының Мәдәният һәм ял паркында да узды.
Программада халык уеннары, төрле бәйгеләр, әйлән-бәйлән уйнаулар, җырлар һәм биюләр, иҗат коллективлары чыгышы каралган. Халык та күп җыелган иде.
Бәйрәм кунаклары өчен коймак, шашлык, кайнар эчемлекләр әзерләнгән. Кеше чират торып, тәмле коймаклардан авыз итә алды.
Традиция буенча Май чабу бәйрәме карачкы яндыру белән тәмамланды. Карачкы өстенә исә авырулар-чирләр, сугыш, начар гадәтләр дип язылган иде. Аларның барысы да күккә очты.