Кибет киштәләрендә балалар продукциясенә бәяләр һаман арта бара. Алдарак хәбәр иткәнебезчә, аслыклар (подгузник) һәм коры сөт ризыкларының (детская смесь) бәяләре нык “тешли”.
Бу хәлләргә түзә алмыйча, ата-аналар Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның инстаграм битенә яза.
“Зинхар өчен балалар ризыгын контрольга алыгыз әле! Беренчедән, кибет киштәләрендә бик аз маркалар калган, икенчедән, хаклары 3 тапкырга арткан”, дип язган Сиринә исемле ханым.

“Килешәм. Безнең бала инвалид, смесьтан башка берни ашамый. Туры килерлеге бармак белән санарлык, алары да ат бәясе! Ә дәүләт түли торган акчалар артырга җыенмый”, дип ризасызлык белдерә Лия исемле Инстаграм кулланучысы.

“Сезнең коры сөт ризыклары кирәкмәс аларга. Аларның бурычы ерактагы Z хәрефен төшереп, элеп кую”, дип өметләрен өзә чираттагы фикерен калдырган ханым.
P.S. Aта-аналарның әлеге фикер-ялварулары – Рөстәм Миңнехановның иртән “Исәнмесез!” дип элгән фотосы астында. Фотода КФУ тәрәзәләрендә яктыртылган Z хәрефе дә күренә.


