Ләйсән Мәхмүтова: «Әти-әнием һәрвакыт минем янәшәмдә…»

-- Лейла

Хәлил Зәки улы Мәхмүтовның туган көне бүген. Шул уңайдан аның кызы – җырчы һәм актриса Ләйсән Мәхмүтова үзенең хис-тойгылары, кичерешләре белән уртаклаша.

– «Пап», дигәч, мин сезгә «пап» түгел дип сүгә иде әти… «Әти» дип әйтегез миңа дия иде! Әтием хәтердә һәрвакыт елмаеп торган килеш истә калган. Хәтта аңа инсульт булгач та, ул гел елмаерга тырыша иде бит!..

Елмаюы искиткеч иде аның! Шулай булмый ни: барлык хатын-кызлар да аңардан һушлары китә иде, аны еш кына һинд актерларына ошата иделәр.  Аеруча да чибәр, сокланып кына торырлык кешем иде ул минем! Әти күз ачып йомганчы кәефне күтәрә ала иде, моннан тыш кеше сөйләгәнен бирелеп тыңлый һәм яхшы киңәш бирә ала иде. Намуслы, яхшы күңелле булуы турында бөтен кеше дә белә иде, дип уйлыйм.

Кадерле әтием белән әнием минем хәтердә яшь, матур, энергияле, тормыш яратучаннар итеп сакланып калган. Күпләр миннән “Сагындыралармы, юксынасыңмы?”, дип сорыйлар. Мин күп тапкырлар үземнең хәлне аңлатырга тырыштым һәм мине, мөгаен, аңлап та бетермиләрдер. Россия актрисасы, алып баручысы Юлия Меньшовадан бервакыт шулай дип укыганым бар: ул әти-әнисенең китүен сизми дә икән, әйтерсең лә, алар аның белән… Менә минем дә нәкъ шундый халәт: әти-әнием һәрвакыт минем янәшәмдә кебек! Мин шундый тойгылар белән яшәүче үзем генә түгел икән! Әти-әнием минем янда, димәк, барысы да яхшы дигән сүз!

Сүз уңаеннан, көн саен әти-әнием истәлегенә багышлап, догалар укып торучыларга рәхмәт әйтәм. Безгә алар катнашында күп төрле төшләр сөйлиләр: алар һәрвакыт бергә, искиткеч матур урыннарда, бик матур киенеп алганнар һәм концертларда яисә спектакльләрдә чыгыш ясыйлар икән… – дип яза Ләйсән Мәхмүтова.

Бәйле